Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Шестаков истәлегенә багышлап

Түбән Уратма авылында моннан 22 ел элек ерткычларча үтерелгән участок милиционеры Никанор Шестаков истәлегенә багышланган спорт фестивале уздырылды. Мәрхүмнең хатыны, "Туган як"та әледән-әле язмалары чыгып торучы Галинаны күптән беләм. Мәктәптә укытучы булып эшләүче, авыл тормышында актив катнашучы Галина быел да үзен тәртип сагындагыларның Казандагы бәйрәмнәренә чакырулары, ирләре хезмәт вазифасын башкарганда...

Түбән Уратма авылында моннан 22 ел элек ерткычларча үтерелгән участок милиционеры Никанор Шестаков истәлегенә багышланган спорт фестивале уздырылды.
Мәрхүмнең хатыны, "Туган як"та әледән-әле язмалары чыгып торучы Галинаны күптән беләм. Мәктәптә укытучы булып эшләүче, авыл тормышында актив катнашучы Галина быел да үзен тәртип сагындагыларның Казандагы бәйрәмнәренә чакырулары, ирләре хезмәт вазифасын башкарганда һәлак булган үзе шикелле хатыннар белән аралашуларын искә алып торды. Ире һәлак булганнан соң, үзенә һәм балаларына булышулары өчен эчке эшләр идарәсе җитәкчелегенә рәхмәте чиксез икәнен дә телгә алды. Сүз уңаеннан. Никанорның балалары әтиләре юлын сайлаганнар: хәзерге вакытта улы Герман - 4нче колониядә отряд начальнигы, кызы Регина - эчке эшләр идарәсенең кадрлар бүлегендә.
Бу спорт фестиваленә җыелучылар арасында Кызыл Чапчак авыл җирлеге ир-егетләре бар иде. Петр Пепенеев, Айдар Фатыйхов, Алмаз Туктамышев (??) кебек гер күтәрүчеләрдән һәм Айбулат Хәбибуллин, Инсаф Ягудин сыман армрестлинг осталарыннан торган бу команданың капитаны, спорт остасы Гакыйф ага Борһанов милиция капитаны Шестаков истәлегенә уза торган бишенче фестивальгә үзләренең ныклы әзерлек белән килүләрен сөйләп торды. Никанорны якыннан күреп белгән, аны гаделлеге һәм кешелеклелеге өчен хөрмәт иткән Гакыйф ага җитәкчелегендәге бу команданың - алга китү булса да - җиңү яулап, күчмә кубокка ия булуларын әйтим.
Түбән Уратма мәктәбенең спорт залында уздырылган спорт фестиваленең дәрҗәле кунаклары (муниципаль район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе җитәкчесе урынбасары Илдус Ягәфәров, участок полицейскилары җитәкчесе Руслан Шакиров, шушы авыл җирлеге башлыгы Айрат Гарифуллин) арасында Никанорның остазы булган отставкадагы милиция подполковнигы Рудольф Шведов та бар иде. Татарча исәнләшеп, берничә авыз сүз алышкач, мин аны татардыр дип уйлаган идем. "Никанорны сабый чагыннан беләм. Кеше буларак та, хезмәткәр буларак та, ышанычлы, гадел иде", - дип, күпме еллардан соң да остазының ихтирам белән искә алуы, кайчандыр арабызда яшендәй янып яшәп киткән кешенең якыннары, балалары өчен зур горурлыктыр...
Ярышларның баш судьясы, "Динамо"ның җирле бүлек рәисе урынбасары майорИван Усачевның Кама Аланы полиция бүлеге, Зур Афанас, Кызыл Чапчак, Сухрау, Түбән Уратма, Ширәмәт, Иске Чишмә командаларын парадка алып чыгуы, тантана кунакларының һәр командага уңышлар теләве һәм узган елгы спорт фестивалендә җиңү яулаган Ширәмәт авыл җирлеге командасы капитаны Өлфәт Ямалиевның ярыш флагын күтәрүе белән башланып киткән фестивальдә үз Татарстаныбыз гимны яңгыравын ишеткәч, үз республикабыз флагын күтәрүләрен күргәч, күңел горурлык хисе белән тулды. Булдыралар егетләр!
Ярыш нәтиҗәләренә килсәк, алар түбәндегчә булды. 70 килограммга кадәрге армспортчылар арасында беренче урында - Р. Кәлимулин (Түбән Уратма), икенчедә - И.Ягудин (Кызыл Чапчак), өченче - Р.Миндубаев (Афанас); 85 килограммга кадәрге үлчәүдә беренче өч призлы урынны алучылар: А.Зайцев (Афанас), И.Шафиров (Ширәмәт), К.Козлов (Афанас); 85 киограммнан авыррак булган үлчәүдә беренче - А.Хәбибуллин (Кызыл Чапчак), икенче - В.Чупаев (Ширәмәт), өченче - В. Купонев (Ширәмәт).
Гер күтәрүдә 70 килограммга кадәрге авырлык үлчәвендә беренчелекне Р.Мөхәммәтшин (Түбән Уратма) алды, икенче урында - В.Сухарев (Иске Чишмә), өченчедә - А.Туктамышев (Кызыл Чапчак), 85 килограммга кадәрге спортчылардан Петр Пепенеев җиңүче булды, икенче урында - М.Шафиров (Ширәмәт), өченчедә - И.Туйчин (ТүбәнУратма ); 85 килограммнан авыррак үлчәүдә җиңүче - А.Фатыйхов (Кызыл Чапчак), икенче - И. Козлов (Сухарау), өченче Р.Нәҗипов - (Иске Чишмә).
Аркан тартуда Ширәмәт командасы беренчелекне беркемгә дә бирмәде, Афанас авыл җирлеге командасы икенче урынга чыкты, Иске Чишмә спортчылары - өченче урында (сүз уңаеннан, ул авыл җирлеге башлыгы Максуд Нәҗипов үзе дә ярышта катнашты).
Алдарак телгә алганча, гомумкоманда ярышы нәтиҗәләре буенча бишенче спорт фестивалендә Кызыл Чапчак авыл җирлеге спортчылары җиңүче дип табылды. Күчмә кубокны да шулар алып китте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев