Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Шайбалар явып торды…

«Нефтехимик» һәм «Себер» командаларының очрашулары сюрпризларга бай булды.

Безнең һөҗүмче Рафаэль Бикмуллин беренче шайбаны инде беренче минутта ук кертте! Арсен Хисаметдинов 5 нче һәм 16 нчы минутларда «гол» кертте, Павел Порядин, Дамир Шәрипҗановның уңышлы пасын кулланып, 10 нчы минутта шайбаны көндәшләрнең капкасына ташлады. Беренче период тәмамланырга 36 секунд кала, «Себер» һөҗүмчесе А.Демидов безнең капкага шайба кертте. Икенче периодта Новосибирск кунаклары, көчле һөҗүмнәр ясап, исәпне ике шайбага кыскарттылар. Өченче периодта уен тагын да кызды, «Себер» командасы безнең капкага тагын ике шайба ташлады. Тик берсен судьялар исәпкә алмадылар. Чөнки кызу атака вакытында көндәшләр безнең капкачы Сергей Ежовны, перчаткалы кулы белән каплаган шайбасы белән бергә, үзен дә капкага тыктылар... Ә менә матч тәмамланыр алдыннан, Себер егетләре тагы бер нәтиҗәле гол ясап, исәпне тигезләгәч, трибуналар тынып калды. Өстәмә вакытта (овертайм) «Нефтехимик» җанатарлары гел аяк өстендә тордылар. Кем кемне?! Чөнки уен нәтиҗәсен бер шайба хәл итә иде. Һәм ул «бәхетле» шайбаны дүртенче периодның 1 минут 14 секундында безнең «снайпер» һөҗүмчеләр  – Р.Бикмуллинның төгәл пасы белән М.Руохомаа кертте. 5:4 исәбе белән «Нефтехимик» плей-офф уеннарына эләгү мөмкинлегенә тагын бер адым ясады. 
14 февральдә узган бу сугышчан кызу матч аренадагы бозны гына түгел, ә трибунадагы җанатарларның йөрәген дә җылытты. Фан-группа кызлары иң матур романтик парларга роза чәчәкләре өләштеләр. Изге Валентин көне читтән килгән бәйрәм булса да, мәхәббәткә чикләр юк. Матч барган вакытта бер яшь җанатар, үзенең кызына кавышу тәкъдиме ясап, йөзек бүләк  итте... 
P.S. Кызганычка каршы, 16 февральдә «Металлург» белән очрашуда «Нефтехимик» 0:4 исәбе белән оттырды. 
Фәрит ВАГЫЙЗОВ, «Туган як» газетасының спорт күзәтүчесе.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев