Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Шамиль истәлегенә

Шамил истәлегенә Бу атнаның шимбә һәм якшәмбе көннәрендә, ягъни 17-18 декабрьдә «Дружба» спорт комплексында Түбән Каманың танылган көрәшчесе Шамил Садриев истәлегенә билбаулы көрәш буенча икенче Бөтенроссия турниры узачак. 2010 елның гыйнварында арабыздан вакытсыз киткән Шамил Садриев билбаулы көрәш буенча ике мәртәбә дөнья чемпионы иде, Россиянең атказанган спорт остасы исеменә лаек...

Шамил истәлегенә Бу атнаның шимбә һәм якшәмбе көннәрендә, ягъни 17-18 декабрьдә «Дружба» спорт комплексында Түбән Каманың танылган көрәшчесе Шамил Садриев истәлегенә билбаулы көрәш буенча икенче Бөтенроссия турниры узачак.

2010 елның гыйнварында арабыздан вакытсыз киткән Шамил Садриев билбаулы көрәш буенча ике мәртәбә дөнья чемпионы иде, Россиянең атказанган спорт остасы исеменә лаек булды.

Аның истәлегенә багышланган ярыш ике көндә дә иртәнге сәгать 10да башлана, ә турнирны ачу тантанасы 17 декабрьдә 13 сәгатьтә үткәрелә. Көрәш келәмендә 1993-95 елгы егетләр һәм кызлар да бил алышачак. Турнирга Татарстан, Башкортстан, Мордовия һәм Удмуртия республикаларыннан, Мәскәү һәм Саратов шәһәрләреннән, шулай ук, чит илләрдән - Казахстан, Үзбәкстан, Грузия һәм хәтта Монголиядән көрәшчеләрнең килүе көтелә. Аларның осталыгын Татарстанның билбаулы көрәш федерациясе җитәкчелегендәге судьялар коллегиясе бәяләячәк. Ярышның баш судьясы - Ремис Илһамов.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев