Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Шахматтагы уңышларыбыз

Шахматтагы уңышларыбыз Бакый Урманче исемендәге 2нче татар гимназия-сенең икенче «г» классы укучысы Самат Галәвиев Татарстан күләмендәге шахмат ярышында зур уңышка иреште. Өметле яшь шахматчыбыз Казанда, танылган тренер Ф.Прохоров истәлегенә багышланган республика турнирында катнашты. 11 яшькә кадәрге малайлар төркемендә ярышучылар Татарстанның төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан 100гә якын җыелган иде. Менә шулар...

Шахматтагы уңышларыбыз

Бакый Урманче исемендәге 2нче татар гимназия-сенең икенче «г» классы укучысы Самат Галәвиев Татарстан күләмендәге шахмат ярышында зур уңышка иреште.

Өметле яшь шахматчыбыз Казанда, танылган тренер Ф.Прохоров истәлегенә багышланган республика турнирында катнашты. 11 яшькә кадәрге малайлар төркемендә ярышучылар Татарстанның төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан 100гә якын җыелган иде. Менә шулар арасында безнең Самат, төп көндәшләре үзеннән 1 яшькә зуррак булуына карамастан, бары тик Казанның иң оста малаена бик аз гына аерма белән оттырып, икенче призлы урынны алды.

* * *

Кама аръягы Гран-при кубогы өчен 10 ел буе үткәрелеп килгән шахмат ярышларына гомуми нәтиҗә ясалды.

Төрле яшьтәге шахматчылар арасында шәхси һәм команда беренчелегенә уздырылган ярышларда Татарстанның Чаллы, Түбән Кама, Чистай, Лениногорск, Баулы һ.б. шәһәрләреннән генә түгел, Мәскәү, Санкт-Петербург, Киров, Түбән Новгород, Ижевск, Октябрьский, әле алай гына да түгел, Сумгант (Әзербайҗан) һәм Актүбә (Казахстан) якларыннан килгән кунаклар да катнашты.

Шушы 10 ел дәвамында Түбән Кама шахматчылары Гран-при кубогын 3 мәртәбә яуладылар (моңа башка беркем дә ирешә алмады). Нәтиҗәдә, әлеге кубок күчмә булудан туктады - түбәнкамалыларга бөтенләйгә тапшырылды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев