Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Шахматчыларыбыз – икенче урында

Узган атнада Бакый Урманче исемендәге 2нче татар гимназиясендә яшь шахматчылар арасында сугышчы-интернационалист Олег Моисеев истәлегенә багышланган 28нче турнир үткәрелде. Анда, үзебезнекеләр белән беррәттән, Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Лениногорск, Бөгелмә, Чистай, Баулы һәм Мөслим командалары да катнашты. 2005 елга кадәр туган балалар арасында 2нче татар гимназиясе укучысы Самат Галәвиев җиңеп чыкты,...

Узган атнада Бакый Урманче исемендәге 2нче татар гимназиясендә яшь шахматчылар арасында сугышчы-интернационалист Олег Моисеев истәлегенә багышланган 28нче турнир үткәрелде. Анда, үзебезнекеләр белән беррәттән, Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Лениногорск, Бөгелмә, Чистай, Баулы һәм Мөслим командалары да катнашты.
2005 елга кадәр туган балалар арасында 2нче татар гимназиясе укучысы Самат Галәвиев җиңеп чыкты, шул ук гимназиядән Илнур Зиннәтуллин - өченче призлы урында. Ә 1999 елга кадәр туган шахматчылар арасында 14нче лицейдан Артур Сәлимуллин өченче урынны алды.
Призлы урыннарга ук чыкмасалар да, Әмир Закиров (14нче лицей), Ирина Коровина (35нче лицей), бертуган Виктория һәм Кирилл Петуховлар (9нчы мәктәп), Зарина Әминова (25нче гимназия), Әлфия Шәйхетдинова (2нче татар гимназиясе), шәһәребездәге балалар бакчаларында тәрбияләнүче Карина Мөхәммәтова, Нәзир Гурбанов, Данис Корбанов һәм Раил Сираҗиев та әйбәт уйнадылар.
Нәтиҗәдә, 1999 елга кадәр туган шахматчылар арасында Түбән Кама командасы, әлмәтлеләрдән генә калышып, икенче призлы урынга лаек булды. 2005 елга кадәр туганнар арасында да безнең команда, шулай ук, икенче урында -
бу яшьтәгеләр Яр Чаллы командасын гына алга уздырды.
Камил ШӘЙХЕТДИНОВ.
шахмат буенча тренер.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев