Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Шахматчылар сынатмады

Шахматчылар сынатмады Көзге каникул көннәрендә Лениногорск шәһәрендә укучылар арасында Бөтенроссия шахмат спартакиадасының республика этабы узды, ул түбәнкамалылар өчен бик уңышлы булды. Дөресен генә әйткәндә, анда катнаша алуыбыз икеле иде, чөнки чакыру укучыларның каникулы башланырга 3 көн генә калгач килде. Яшь шахматчыларыбызның күбесе каникул чорында шәһәрдән китеп ял итәргә әзерләнгән булган....

Шахматчылар сынатмады
Көзге каникул көннәрендә Лениногорск шәһәрендә укучылар арасында Бөтенроссия шахмат спартакиадасының республика этабы узды, ул түбәнкамалылар өчен бик уңышлы булды.
Дөресен генә әйткәндә, анда катнаша алуыбыз икеле иде, чөнки чакыру укучыларның каникулы башланырга 3 көн генә калгач килде. Яшь шахматчыларыбызның күбесе каникул чорында шәһәрдән китеп ял итәргә әзерләнгән булган. Өстәвенә, ярышка бару өчен финанс мәсьәләсе дә авыр иде. Шөкер, барысы да тиз хәл ителде: әти-әниләре, планнарын үзгәртеп, балаларны ярышка җибәрергә риза булды, ә Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназия директоры Рафаил Миргасыйм улы Азизов финанс ярдәме күрсәтте.
Шулай итеп, без тиз генә җыенып, биш кешелек команда белән (ярыш шартлары буенча, 2001-2002 елларда туган өч малай һәм ике кыз), Лениногорскига киттек. Анда Татарстанның 29 шәһәреннән һәм районыннан командалар җыелган иде. Ярыш Швейцария системасы буенча, тугыз тур белән узды. Ахыр чиктә, без барлык көндәшләребезне, шул, исәптән, лидерлар булып саналган Чаллы һәм Лениногорск командаларын да узып, беренче урынны яуладык! Җиңүче командабыз шахматчылары - барысы да 2нче гимназиянең җиденче-сигезенче класслар укучылары Альберт Петров, Рөстәм Сәләхетдинов, Аделина Пономарева, Әминә Юзмиева һәм Эдуард Сөләйманов. Бу җиңү безнекеләргә мәктәп укучыларының Бөтенроссия спартакиадасы финалында Татарстан исеменнән катнашу хокукы бирә. Финал уку елы тәмамлангач, киләсе елның июнь аенда Краснодар краенда узарга тиеш. Максатыбыз - анда да сынатмаслык итеп әзерләнеп бару.
Камил ШӘЙХЕТДИНОВ,
команда тренеры.
Көрәшчеләребез Казанга барды
Тренерлар Расиф Гыйльманов һәм Илнар Гәрәев әзерләгән Түбән Кама көрәшчеләре узган ял көннәрендә Казанга, татар-башкорт милли спорт көрәше буенча республика чемпионатына барып кайттылар.
Безнекеләрнең икесе - призерлар исемлегендә. 60 килограммга кадәрге авырлык үлчәвендә бил алышкан Эльвир Әхәтов ярымфиналга кадәр җиткән һәм финалга чыгу өчен көрәштә Биектаудан Нәфис Миңнебаевка (Казан Универсиадасы чемпионы булган егет!) бер генә балл аермасы белән оттырган. Нәтиҗәдә, Эльвирга өченче призлы урын белән канәгатьләнергә туры килгән. 130 килограммнан авырраклар арасында көч сынашкан Марат Мөхәммәтҗановның да ирешкән уңышы нәкъ шундый дәрәҗәдә: ярымфиналда Әлмәтнең танылган пәһлеваны Ильяс Галимовка баллар буенча оттырып, өченче призер булган.
Бездән бу бәйгегә тагын Эрик Мәхмүтов, Илнур Хәбибуллин, Булат Динмөхәммәтов, Артем Морозов, Артем Большаков, Илназ Таһиров, Алишер Атаджанов һәм Рамил Минабетдинов та барганнар. Алар да нык тырышкан, әмма бик көчле көндәшләргә туры килеп (Татарстан чемпионатына «иң-иң»нәр җыела), призлы урыннарга чыга алмаганнар. Нәтиҗәдә, командалар беренчелегендә безнекеләр - чемпионатта катнашкан 50 команда арасында 7нче урында.
В.БОРИСОВ.
Сыктывкардан - уңыш белән
Равил Булатов җитәкчелегендәге спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Заур Магомедов Коми республикасы башкаласы Сыктывкар шәһәреннән уңышка ирешеп кайтты.
Анда 2000-2001 елгы егетләр арасында ирек-ле көрәш буенча Россия беренчелегенә ярыш узды. Көч сынашуда Дагестан, Чечня, Ингушетия, Осетия, Бурятия, Тува, Удмуртия, Чувашия, Мордовия, Башкортстан һәм Татарстан көрәшчеләре катнашкан. Түбән Камада туып-үскән әзербайҗан егете Заур Магомедов 69 килограммга кадәрге авырлык үлчәвендә көрәшкән. Дүрт әйләнештә көндәшләрен җиңгәннән соң, ярымфиналда Абхазия спортчысына 6:8 исәбе белән оттырып, өченче призлы урынны алган ул. Шәһәрдәшебезнең бу уңышында тренеры Рәис Булатовның да өлеше зур.
Рафаил ХӘЙРУЛЛИН.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев