Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Шахмат турниры үткәрдек

«Татарстан - яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең Түбән Кама бүлеге шәһәребезнең «Дружба» спорт комплексында шахмат буена Яңа ел турниры уздырды. Төрле яшьтәге 58 шахматчы катнашкан бу ярыш ике көн дәвам итте. Нәтиҗәдә, ярышучыларның һәр төр-кемендә җиңүчеләр ачык-ланды. Ирләр арасында иң оста шахматчы - ТЭЦ электрослесаре Вячеслав Баринов. Хатын-кызлар көндәшлегендә 19нчы...

«Татарстан - яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең Түбән Кама бүлеге шәһәребезнең «Дружба» спорт комплексында шахмат буена Яңа ел турниры уздырды.

Төрле яшьтәге 58 шахматчы катнашкан бу ярыш ике көн дәвам итте. Нәтиҗәдә, ярышучыларның һәр төр-кемендә җиңүчеләр ачык-ланды.

Ирләр арасында иң оста шахматчы - ТЭЦ электрослесаре Вячеслав Баринов. Хатын-кызлар көндәшлегендә 19нчы мәктәптән Екатерина Леонтьевага тиңнәр булмады. Үсмер кызлар һәм егетләр ярышында беренче урыннарны 16нчы мәктәп укучылары бертуган Виктория һәм Кирилл Петуховлар алды. 8-9 яшьлек малайлар арасында - Самат Галәвиев, шул ук яшьтәге кызлар ярышында Камилә Гыйльмуллина җиңделәр (икесе дә - 2нче татар гимназиясе укучылары). 7 яшьлек һәм аннан кечерәк булган балалар арасында 10нчы мәктәп укучысы Кәрим Мөхәммәтов һәм 25нче мәктәптән Зарина Әминова беренче урыннарны алдылар. Ә инде иң өлкән яшьтәге шахмат ветераннары арасында Габдулла Әхмәтгалиев иң остасы булды.

Барлык төркемнәрдә җиңүчеләргә һәм икенче, өченче урыннарны алучыларга истәлекле медальләр, грамоталар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

Бу турнирны үткәрү өчен шәһәребезнең яшь эшмәкәрләре Булат Мотыйгуллин, Айзат Нәбиев, Алмаз Сәгъдиев һәм Айнур Дагизов спонсорлык ярдәме күрсәтте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев