Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Шахмат сөючеләр — Шәңгәлчедә

Шәңгәлче авылының шахмат сөючеләре Ташлык шахматчыларын турнирга чакырдылар. Һәр командада унышар кеше иде. Катнашучыларның яше - 10нан башлап 70кә кадәр. Өч турдан торган ярышта 14.5:13.5 исәбе белән, Шәңгәлче командасы җиңеп чыкты. Әлеге бәйгедә мәктәпнең 54 укучысыннан 39ы катнашты. Ике көн буе барган бу ярышта беренче урынны Айвар Сөләйманов яулады. Икенче...

Шәңгәлче авылының шахмат сөючеләре Ташлык шахматчыларын турнирга чакырдылар. Һәр командада унышар кеше иде. Катнашучыларның яше - 10нан башлап 70кә кадәр. Өч турдан торган ярышта 14.5:13.5 исәбе белән, Шәңгәлче командасы җиңеп чыкты.

Әлеге бәйгедә мәктәпнең 54 укучысыннан 39ы катнашты. Ике көн буе барган бу ярышта беренче урынны Айвар Сөләйманов яулады. Икенче урын Юра Макаровка бирелде. Илмир Борһанов өченче урынга лаек булды.

Кызлар арасында беренче урын - Юля Красильниковага, икенче урын - Гөлия Яруллинага, өченче урын Алена Красильниковага бирелде. Шәңгәлче авыл җирлеге башлыгы Рамил Сәлимов балаларның вакытны файдалы үткәрә белүләренә сөенеп, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды. Катнашучылар һәм барлык кунаклар телеңне йотарлык пылау белән сыйландылар.

Түбән Кама районынында шахмат сөючеләрнең күбесе Шәңгәлчедә яши, дисәм, ялгышмамдыр, дип уйлыйм. Чөнки бездә, өлкәннәр белән беррәттән, балалар да шахмат уенын бик ярата. Әлеге шахмат турниры да моңа дәлил булып тора.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев