Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сезон тәмам. «Нефтехимик» 5 нче урында!

15 майда Россия футбол союзы (РФС) башкарма комитеты Олимп-ФНЛ лигасының 2019-2020 еллар сезонын вакытыннан алда тәмамлау турында карар кабул итте.

Узган елның 7 июлендә башланган уеннарда егерме команда 38 тур уздырып, сезоннны быел май азагында йомгакларга тиеш иде. Ләкин март аенда билгеле сәбәпләр аркасында чемпионат туктатылды.
Шулай да безнең «Нефтехимик» командасы быел 15 мартка кадәр ике матчта катнашырга өлгерде. «Химки» клубы уенчылары белән очрашу 2:2, «Ротор» командасы белән уен 1:1 исәбе белән тәмамланды. Ә сезон барышында «Нефтехимик» уенчылары 13 тапкыр җиңүгә ирештеләр, 5 матчта оттырдылар һәм 9 уен тигез исәп белән тәмамланды.
Барлыгы 48 очко җыеп, тренер Юрий Үткелбаев җитәкләгән «Нефтехимик» командасы турнир таблицасында бишенче урынга чыкты. Шулай итеп, җанатарлар команданың киләчәктә югарырак, бәлкем, премьерлигада уйнау мөмкинлеге булыр дип өметләнәләр. Быел юкка гына шәһәребезнең «Нефтехимик» стадионында зур реконструкция эшләре бармыйдыр бит...

Фото «Нефтехимик» клубы сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев