Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сарапулда һәм Казанда

Удмуртиянең Сарапул шәһәрендә 1996-1997 елгы яшьләр арасында ирекле көрәш буенча Бөтенроссия турниры үткәрелде. Малайлар да, кызлар да көч сынашкан ул ярышта Түбән Кама спортчылары да катнашты. Равил Булатов җитәкчелегендәге балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләрдән өчесе анда уңышка иреште: малайлар арасында Динар Идиятуллин үз үлчәвендә (60кг) өченче призер, ә менә кызлар ярышында...

Удмуртиянең Сарапул шәһәрендә 1996-1997 елгы яшьләр арасында ирекле көрәш буенча Бөтенроссия турниры үткәрелде. Малайлар да, кызлар да көч сынашкан ул ярышта Түбән Кама спортчылары да катнашты.

Равил Булатов җитәкчелегендәге балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләрдән өчесе анда уңышка иреште: малайлар арасында Динар Идиятуллин үз үлчәвендә (60кг) өченче призер, ә менә кызлар ярышында Кристина Тиморошкина (30кг) һәм Галина Архипова (42кг) беренче урыннарны алганнар. Өчесенең дә тренеры - Юрий Ильин.

«Шинник» спорт комплексында тренер Олег Егоров кул астында шөгыльләнүче Сабина Баһаветдинова да сынатмаган, үз үлчәвендә (32кг) беренче урынны яулаган. Бу ярышта О.Егоровның тагын бер өйрәнчеге - Дарья Зотина да катнашып, әйбәт көрәшсә дә, призер ук була алмаган.

***

Казанда 1992-1994 елгы яшьләр арасында ирекле көрәш буенча Татарстан беренчелегенә уздырылган ярышта, шулай ук, егетләр дә, кызлар да көч сынашты.

Кызлар арасында «Шинник»тан Анжела Колесник (аның тренеры - Олег Егоров) 63 килограммга кадәрге үлчәүдә җиңүче булган. Ә инде Равил Булатов җитәкчелегендә спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләрнең өчесе уңышка ирешкән: кызлар ярышында тренер Юрий Ильинның өйрәнчекләре Марина Павлова (51кг) - беренче, Ксения Белоусова (67кг) өченче урыннарны алганнар, ә егетләр арасында Иләнар Нәбиуллин (60кг) - өченче призер, аның бу уңышында тренеры Евгений Атарскийның да өлеше бар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев