Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Самбочы кызлар уңышы

Узган ял көннәрендә Казанда самбо көрәше буенча Татарстан чемпионаты үткәрелде. Анда безнең «Нефтехимик» спорт клубында шөгыльләнүче кызлар да катнашып, зур уңышка ирештеләр. 27нче мәктәпнең унберенче класс укучысы Гөлия Мотыйгуллина 1992-94 елгы юниор кызлар (яшьләр) арасында барлык көндәшләрен җиңеп, беренче урынны яулады. Аннан соң ул әле зурлар белән дә көрәште һәм...

Узган ял көннәрендә Казанда самбо көрәше буенча Татарстан чемпионаты үткәрелде. Анда безнең «Нефтехимик» спорт клубында шөгыльләнүче кызлар да катнашып, зур уңышка ирештеләр. 27нче мәктәпнең унберенче класс укучысы Гөлия Мотыйгуллина 1992-94 елгы юниор кызлар (яшьләр) арасында барлык көндәшләрен җиңеп, беренче урынны яулады. Аннан соң ул әле зурлар белән дә көрәште һәм алар арасында икенче урынны алды. Тагын бер самбочыбыз, «Ак Барс» банкының Түбән Камадагы «Интеркама» филиалы хезмәткәре Резеда Сәләхова хатын-кызлар (зурлар) арасында өченче призер булды. Декабрь аенда Гөлия һәм Резеда самбо көрәше буенча Идел буе федераль округы чемпионатында катнашырга әзерләнәләр. Анда да уңышка ирешә алсалар, Россия финалында ярышу хокукын яулыйлар, дигән сүз. Шулай булсын, дип өметләнеп торыйк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев