Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сабина – иң көчле кыз

«Шинник» спорт комплексында шөгыльләнүче Сабина Баһаветдинова 18 яшькә кадәрге кызлар арасында ирекле көрәш буенча Идел буе федераль округы беренчелегендә җиңү яулады. Узган ял көннәрендә Чувашия башкаласы Чабаксарда үткәрелгән бу ярышта Идел буеның тугыз төбәгеннән җыелган йөздән артык көрәшче кыз көч сынашты. Түбән Камадагы 13нче мәктәпнең тугызынчы класс укучысы Сабина Баһаветдиновага...

«Шинник» спорт комплексында шөгыльләнүче Сабина Баһаветдинова 18 яшькә кадәрге кызлар арасында ирекле көрәш буенча Идел буе федераль округы беренчелегендә җиңү яулады.
Узган ял көннәрендә Чувашия башкаласы Чабаксарда үткәрелгән бу ярышта Идел буеның тугыз төбәгеннән җыелган йөздән артык көрәшче кыз көч сынашты. Түбән Камадагы 13нче мәктәпнең тугызынчы класс укучысы Сабина Баһаветдиновага 73 килограммга кадәрге авырлык үлчәвендә тиңнәр табылмады. Аның уңышы - тренеры Олег Егоров өчен дә зур горурлык.
«Шинник» спорт комплексының матбугат хезмәте.
Фотода: Сабина Баһаветдинова үзенең тренеры Олег Егоров белән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев