Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Рәттән ике җиңү

12 августта «Нефтехимик» командасы Россиянең ФНЛ клубының Олимп беренчелегендә Түбән Камада 3 нче тур матчын уздырды.

Красноярск шәһәреннән килгән «Енисей» командасын безнең футболчылар  2:0 исәбе белән җиңделәр. Һичшиксез, бу матчның төп герое ярым сакчы Вагыйзь Галиуллин булды. Чөнки ике «гол»ның да авторы ул иде – беренче  тупны уен башланып 4 минут узгач, икенчесен 71 нче минутта кертте! Шулай итеп, Үзбәкстаннан килгән яшь спортчы команданың төп бомбардирлары сафына чыкты. 
16  августта безнең команда Түбән Новгородта 4 нче матчын үткәрде һәм шул ук исемле җирле футбол командасы белән очрашты. Уен безнең файдага 1:0 исәбе белән тәмамланды. Җиңү китергән тупны капкага ярым сакчы Лев Потапов кертте.  «Нефтехимик» хәзер турнир таблицасында җиденче урында бара.
Киләсе матч Томск шәһәрендә 30 августта  «Томь» командасы белән узачак.

Фәрит Вагыйзов, «Туган як» газетасыныың спорт күзәтүчесе.
Фото «Нефтехимик» футбол клубы сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X