Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Россиядә беренче!

Түбән Каманың «Шинник» спорт комплексында җиңел атлетика белән шөгыльләнүче Семен Манаков Россия беренчелегенә үт-кәрелгән ярышта 18 яшькә кадәр егетләр һәм кызлар арасында җиңү яулады. Илнең күп төбәкләреннән җыелган спортчы яшьләр үз осталыкларын Чиләбедә күрсәттеләр. Җиңел атлетиканың иң катлаулы төрләренең берсендә - каршылыклар аша 110 метрга йөгерүдә Татарстан вәкиленә тиңнәр табылмады....

Түбән Каманың «Шинник» спорт комплексында җиңел атлетика белән шөгыльләнүче Семен Манаков Россия беренчелегенә үт-кәрелгән ярышта 18 яшькә кадәр егетләр һәм кызлар арасында җиңү яулады.
Илнең күп төбәкләреннән җыелган спортчы яшьләр үз осталыкларын Чиләбедә күрсәттеләр. Җиңел атлетиканың иң катлаулы төрләренең берсендә - каршылыклар аша 110 метрга йөгерүдә Татарстан вәкиленә тиңнәр табылмады. Бу дистанцияне узу өчен аңа нибары 13,87 секунд вакыт җитте. Россиянең спорт мастерлыгына кандидат Семен Манаков һәм аның тренеры Владимир Быков шуның белән «Татнефть» компаниясенең спорттагы казанышларына үзләреннән лаеклы өлеш керттеләр.Мәгълүм булганча, «Татнефть» җитәкчелеге предприятиедә эшләү-челәрне һәм аларның балаларын сәламәтләндерүгә, физкультура һәм спортны үстерүгә зур игътибар бирә.
Бу Түбән Каманың 25нче мәктәбендә укучы 16 яшьлек егетнең ил беренчелегенә уздырылган ярышларда быел икенче җиңүе. Гыйнвар аенда ул Смоленскида узган ярышта каршылыклар аша 60 метрлы дистанциягә йөгерүдә беренче урынны алган иде.
Манаковларның гаилә эстафетасы уңышлы дәвам итә: Семенның әтисе Сергей Николаевич 90нчы елларда Түбән Каманың танылган җиңел атлетика остасы иде. Ул ил күләмендәге һәм халыкара турнирларда күп җиңүләр яулады.
«Шинник» спорт комплексының матбугат хезмәте.
Фотда: Семен Манаков үзенең тренеры Владимир Быков белән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X