Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Россия беренчелегенә барачак

«Шинник» спорт комплексында тренерлары Илнар Гәрәев җитәкчелегендә татарча көрәш белән шөгыльләнүче яшьләр Татарстан күләмендә уздырылган ике зур ярышка барып, призлы урыннар яулап кайттылар.

Мамадыш районының Түбән Ушма авылында 2006-2007 елгы малайлар арасында «Сабантуй» журналы призларына республика беренчелеге үткәрелде. Анда безнең Данил Андреев 75 килограммга кадәрге авырлык үлчәвендә көрәшүчеләр арасында икенче призлы урынны алды.
Алабуга шәһәрендә 2002-2003 елгы үсмерләр арасында «Татарстан яшьләре» газетасы призларына республика беренчелеге узды. Безнекеләрдән Әлфис Шәйдуллин үз авырлык үлчәвендә (55 кг) икенче урынны алды, ә менә Булат Шәйхуллов иң зур уңышка иреште – 60 килограмм авырлыгындагылар арасында беренче урынны яулады.
Бу җиңүе Булатка Татарстан җыелма командасы белән Россия беренчелегендә катнашу хокукы бирә. 2002-2003 елгы яшьләрнең ил күләмендәге ярышы тиздән Казанда үткәреләчәк. Булат Шәйхуллов анда да сынатмас, дип өметләнәбез.

«Шинник» спорт комплексының матбугат хезмәте

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев