Туган як

Рәхимычның да эзе бар

Түбән Каманың танылган спорт ветераннарыннан берсе, классик көрәш буенча СССРның спорт остасы Альберт Садыйковка 16 октябрьдә 65 яшь тулды. Кичә аны заманында үзе тренер булып эшләгән «Шинник» спорт комплексында зурлап юбилее белән котладылар. Чистайда туып-үскән, 6 яшеннән әтисез калган малайның тормышта югалмавында, нык ихтыярлы, көчле егет булып үсүендә беренче тренеры...

Түбән Каманың танылган спорт ветераннарыннан берсе, классик көрәш буенча СССРның спорт остасы Альберт Садыйковка 16 октябрьдә 65 яшь тулды. Кичә аны заманында үзе тренер булып эшләгән «Шинник» спорт комплексында зурлап юбилее белән котладылар.
Чистайда туып-үскән, 6 яшеннән әтисез калган малайның тормышта югалмавында, нык ихтыярлы, көчле егет булып үсүендә беренче тренеры Әдип Нуруллинның роле зур булган. Альберт аны бүген дә рәхмәт белән искә ала. Мәктәптә укыганда әнә шул тренер җитәкчелегендә классик көрәш белән шөгыльләнә башлый һәм шуннан бирле гомер буе спорт белән дус була ул. Мәктәптән соң елгачылар училищесын тәмамлап, «Метеор» теплоходында моторист-рулевой булып эшли, шуннан армиягә китә. Куйбышевта (хәзерге Самара) Идел буе хәрби округының спорт клубында хезмәт итә, шулай итеп, анда да көрәштән аерылып тормый.
Ә инде армиядән кайткач, остазларының киңәше буенча, Әлмәт физкультура техникумының яңа гына ачылган көрәш бүлегенә укырга керә. Чөнки моңа кадәр ул инде «классика»да гына түгел, татарча көрәштә дә зур уңышларга ирешкән була: Чистай Сабантуенда ел саен үз авырлык үлчәвендә җиңә, ә армиядән кайткан елны, хәтта, баш батыр исемен яулый. Әлмәт техникумында ул Гакыйф Борһанов һәм Фазыл Әхмәтҗанов белән бер бүлектә укый, шул ук вакытта алар күп кенә ярышларда уңышлы катнашалар.
Укуын тәмамлап, «Әлмәт-нефть»тә тренер булып эшли башлаган Альбертны Түбән Камага күченергә чакыралар. Квартир да вәгъдә иткәч, ризалаша, чөнки инде өйләнергә дә өлгергән була. Шулай итеп, 1975 елның февраленнән Садыйков Түбән Кама кешесе була (әйтүенчә, моңа беркайчан да үкенмәгән). Аны «Нижнекамскшина» берләшмәсенә «подснежник» сыйфатында эшкә урнаштыралар ( ягъни, слесарь булып исәпләнсә дә, чынлыкта тренер булып эшли, үзе дә классик, ирекле, милли көрәш һәм самбо буенча ярышларда Түбән Кама данын яклый).
Белемен күтәрү турында да онытмый, Алабуга педагогия институтында читтән торып укып диплом ала һәм белгечлеге буенча эшкә күчә - шәһәребездәге 7нче, 27нче мәктәпләрдә һәм мәктәпара укыту-производство комбинатында хезмәт дәресләре укыта. Шул ук вакытта, көрәшчеләр тренеры булудан да туктамый. Милли көрәш осталарын әзерләү үзәге булып танылган «Юбилейный» (хәзерге «Шинник») спорт сараенда Данил Галиевкә кадәр татарча көрәш буенча тренер булып нәкъ менә Альберт Садыйков эшләгән. Аның кул астында шөгыльләнгәннәр арасында исемнәре көрәш сөючеләргә яхшы таныш булган спортчылар байтак: Григорий Назаров, Расиф Гыйльманов, Мансур Хөснуллин, Наил Шәйгаянов, Дилшат Солтанов, Эдуард Сабитов, Ришат Мифтахов, Георгий Журавлев һ.б. Көрәш серләренә төшенергә Рәхимыч (дуслары Альберт Рәхим улын үз итеп, шулай дип йөртә) ярдәм иткән әлеге ир-егетләрдән аның турында җылы фикерләрне күп ишеткән бар.
Альберт Садыйков - тормышта барысына да өлгерә торган тынгысыз кеше. Районыбызның Болгар авылында йорт төзеп бетереп, хәзер күбрәк вакытын шунда уздыра, бакча үстереп, мал асрап, үзе әйтмешли, «чын авыл кешесе» булып яши. Гаилә тормышы мәсьәләсендә дә бәхетле кеше ул. Үзе кебек уңган, ачык йөзле хатыны Гөлсем белән алар менә дигән ике бала үстерделәр. Алма агачыннан ерак төшми, дигәндәй, кызлары Дания дә спорт белән дус, җиңел атлетика буенча беренче разрядка ия, 800 метрлы дистанциягә йөгерү буенча республика күләмендә уңышка ирешкәне бар. Ә инде уллары Реваль турында әйтеп тә торасы юк, анысы әтисен дә шактый уздырып, чын спорт «йолдыз»ы булды. Альберт үзе классик көрәш буенча СССРның спорт остасы исемен алган булса, улы Реваль көрәшнең ике төрендә (ирек-ле һәм милли) спорт остасы исемнәрен алды, бер елны Түбән Кама Сабантуеның баш батыры исемен яулады. Ә инде иң зур танылуны Ревальгә билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионатлары китерде - 2004 елда Төркиядә өченче призер, ә 2005 елда Казанда дөнья чемпионы булып, халыкара класслы спорт остасы нормативын үтәде.
Альберт үзе инде күптәннән көрәшмәсә дә, көрәшчеләр белән элемтәсен өзгәне юк. Сабантуйларда, татарча көрәш буенча башка бәйгеләрдә иң гадел хөкемдарларның берсе буларак та беләләр аны. Ә инде Сабантуйлардан соң кичләрен көрәшчеләр батырга бирелгән тәкәне пешереп ашау йоласына җыелгач, Рәхимыч кулына гитарасын ала, «Ак каеннар арасында...»ны һ.б. яраткан җырларын башкарып, моңы белән дусларының күңелләрен дә нечкәртә белә...
Кызганыч, соңгы елларда ул безнең арада сирәгрәк күренә башлады: аяклары авырта (зур спорттагы казанышларның сәламәтлек өчен кире йогынтысы да бардыр шул). Ходай Альберт Садыйковка, берүк, сәламәтлек бирсен, аны әле бик күп еллар көрәшчеләр янәшәсендә күрергә язсын - Рәхимычның тәҗрибәсе, киңәшләре яшьрәкләргә бик кирәк.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: