Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Республикада иң көчлеләр!

«Шинник» спорт комплексының көрәш бүлегендә шөгыльләнүче яшьләр, Лаеш районының Усад авылына барып, зур җиңү яулап кайттылар.

2001-2003 елгы яшь спортчылар арасында билбаулы көрәш буенча Татарстан беренчелегенә уздырылган ул ярышта
республика шәһәрләреннән һәм районнарыннан барлыгы уналты команда катнашты. Егетләр генә түгел, кызлар да үзара көч сынаша алды. Гомуми нәтиҗәләрне исәпләгәч, Түбән Кама данын яклаган «Шинник» командасының беренче урынны алуы ачыкланды.
Бу җиңүгә иң зур өлеш кертүчеләр – үз авырлык үлчәүләрендә барлык көндәшләреннән өстен чыккан Алмаз Җиһангәрәев, Илмир Хәсәншин, Сабина Баһаветдинова, икенче урыннарны алган Әлфис Шәйдуллин, Илдар Дәүләтгәрәев, Даниф Галиуллин һәм Әдилә Бушмакина. Аларның барысына да, Татарстан җыелма командасы белән, шушы яшьтәгеләрнең Россия беренчелегенә бару хокукы бирелде. Ил күләмендәге ярыш Рязань шәһәрендә узачак, төгәл вакыты әле билгеле түгел.

«Шинник» спорт комплексының матбугат хезмәте

Фото: шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев