Туган як

Ренас – Россия чемпионы!

Түбән Каманың «Шинник» спорт комплексы вәкиле Ренас Кәлимуллин, республика җыелма командасы белән Тольяттига, татарча көрәш буенча Россия чемпионатына барып, 85 килограммга кадәрге авырлык үлчәвендә җиңү яулады. Ил күләмендәге бәйгегә бу юлы беркайчан да булмаганча күп - Россиянең 30 төбәгеннән командалар җыелган (моңа кадәр 15-20дән артмый иде). Моны, беренчедән, милли көрәшебезнең...

Түбән Каманың «Шинник» спорт комплексы вәкиле Ренас Кәлимуллин, республика җыелма командасы белән Тольяттига, татарча көрәш буенча Россия чемпионатына барып, 85 килограммга кадәрге авырлык үлчәвендә җиңү яулады.
Ил күләмендәге бәйгегә бу юлы беркайчан да булмаганча күп - Россиянең 30 төбәгеннән командалар җыелган (моңа кадәр 15-20дән артмый иде). Моны, беренчедән, милли көрәшебезнең дәрәҗәсе Татарстаннан ерак булган төбәкләрдә дә таралу дип аңларга мөмкин. Ә икенчедән, быел кызыксындыру чаралары да моңарчы һич күрелмәгән дәрәҗәдә: тугыз үлчәүдәге чемпионнарның һәркайсы - 100 мең сум, икенче урыннарны алучылар - 60ар мең сум һәм өченче призерлар 40ар мең сум күләмендә акчалата бүләккә ия булган. Көрәшчеләрне генә түгел, тренерларын да бүләкләгәннәр.
Тугыз авырлык үлчәвенең дүртесендә Татарстан егетләре чемпион булган, алар арасында безнең Ренас Кәлимуллин да бар. Шуның белән ул татарча көрәш буенча Россиянең спорт остасы исемен алу өчен тиешле нормативны да үтәгән. Ренасның тренеры Илнар Гәрәевкә, акчалата бүләк белән бергә, көрәшне үстерүдәге хезмәтләре өчен көмеш күкрәк билгесе дә тапшырганнар.
Нур ТУГАНОВ.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: