Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Равилнекеләр сынатмады

Ульяновск шәһәрендә 1997-1998 елгы яшьләр арасында ирекле көрәш буенча Идел буе федераль округы беренчелегенә ярыш үткәрелде. Анда Түбән Камадан Равил Булатов җитәкчелегендәге балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр дә катнашты. Алар арасыннан иң зур уңышка Ранис Гыйниятуллин иреште, ул 50 килограммга кадәрге авырлык үлчәвендә җиңү яулады. Али Шахламазов (35 кг) - өченче...

Ульяновск шәһәрендә 1997-1998 елгы яшьләр арасында ирекле көрәш буенча Идел буе федераль округы беренчелегенә ярыш үткәрелде.
Анда Түбән Камадан Равил Булатов җитәкчелегендәге балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр дә катнашты. Алар арасыннан иң зур уңышка Ранис Гыйниятуллин иреште, ул 50 килограммга кадәрге авырлык үлчәвендә җиңү яулады. Али Шахламазов (35 кг) - өченче призер. Алмаз Рәфыйков (38 кг) һәм Артур Васютов (42 кг) икесе дә үз үлчәүләрендә бишенче урынны алдылар.
Биредә әле малайлар гына түгел, кызлар да ярышты, алар арасында Кристина Тиморошкина (34 кг) өченче урынга чыкты.
Бу яшь көрәшчеләр шәһәребездәге 22нче, 25нче, 29нчы мәктәпләрдә һәм 34нче чуваш гимназиясендә укый. Аларның спорттагы уңышларында тренерлары Урал Харрасов, Илдар Булатов, Инсаф Низамиев, Евгений Атарский һәм Юрий Ильинның да өлеше зур.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев