Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Расиф та иллегә җитте

«Шинник» спорт комплексының Данил Галиев исемендәге балалар-үсмерләр спорт мәктәбе директоры, милли көрәш буенча Россиянең спорт остасы Расиф Гыйльмановка бүген, 11 ноябрьдә илле яшь тула. Районыбызның Түбән Чаллы авылында туып-үскән Расиф татарча көрәш белән кечкенәдән мавыга. Аның беренче тренеры Кызыл Чапчак мәктәбенең физкультура укытучысы, танылган көрәшче Гакыйф Борһанов була. Аннан соң...

«Шинник» спорт комплексының Данил Галиев исемендәге балалар-үсмерләр спорт мәктәбе директоры, милли көрәш буенча Россиянең спорт остасы Расиф Гыйльмановка бүген, 11 ноябрьдә илле яшь тула. Районыбызның Түбән Чаллы авылында туып-үскән Расиф татарча көрәш белән кечкенәдән мавыга. Аның беренче тренеры Кызыл Чапчак мәктәбенең физкультура укытучысы, танылган көрәшче Гакыйф Борһанов була. Аннан соң көрәш серләрен шәһәрдәге «Юбилейный» (хәзерге «Шинник») спорт сараенда атаклы пәһлеван Данил Галиев җитәкчелегендә үзләштерә. Гыйльмановның спортта ирешкән уңышлары зур. Түбән Кама Сабантуйларында ул төрле авырлык үлчәүләрендә уналты мәртәбә беренче урыннарны алды, ә 1997, 1999, 2002, 2004 һәм 2006 елларда, ягъни биш мәртәбә Сабантуйның баш батыры да булды. Данил Галиев истәлегенә багышланган турнирларда җиде мәртәбә җиңү яулады. Моннан тыш, Татарстан чемпионатында һәм ике мәртәбә Муса Җәлил исемендәге призга үткәрелгән республика бәйгесендә үз үлчәвендә җиңүгә иреште. 2006 елда Расиф «Татарстан Республикасының физик культура һәм спорт отличнигы» дигән күкрәк билгесе белән бүләкләнде. «Шинник» спорт комплексында Данил Галиев исемендәге көрәш мәктәбе оештырылганнан бирле, Гыйльманов аның директоры булып эшли. Шул ук вакытта, Түбән Каманың милли көрәш буенча баш тренеры булып исәпләнә. Расиф Гыймран улын юбилее белән котлап, нык сәламәтлек һәм эшендә яңа уңышлар телибез.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев