Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Раилнең яңа җиңүе

Апрель азагында яшүсмерләр арасында классик шахмат буенча Россия беренчелегенә үткәрелгән ярышта 18 яшькә кадәргеләр арасында Раил Мәхмүтов җиңү яулаган. Сочи янәшәсендәге Лоо поселогында шахмат буенча югары лига ярышында илнең 83 төбәгеннән 500дән артык шахматчы барлыгы 6 яшь төркемендә (кызлар һәм малайлар аерым-аерым) катнашкан булган. Раил, бер-бер артлы, ике турнирда уйнаган....

Апрель азагында яшүсмерләр арасында классик шахмат буенча Россия беренчелегенә үткәрелгән ярышта 18 яшькә кадәргеләр арасында Раил Мәхмүтов җиңү яулаган.

Сочи янәшәсендәге Лоо поселогында шахмат буенча югары лига ярышында илнең 83 төбәгеннән 500дән артык шахматчы барлыгы 6 яшь төркемендә (кызлар һәм малайлар аерым-аерым) катнашкан булган.
Раил, бер-бер артлы, ике турнирда уйнаган. Беренчесе, Россиянең ирләр арасындагы команда чемпионаты булып, Татарстан җыелма командасына кергән Раил 5 мөмкинлектән 4 очко җыеп, иң яхшы нәтиҗәгә ирешкән.
Ә инде яшүсмерләр арасындагы Россия чемпионатында беренче турны ничья-га тәмамлагач, рәттән биш партиядә откан һәм, нәтиҗәдә, 9 мөмкинлектән 7 очко җыеп, беренче урынны алган.
Тугыз ел дәвамында шәһәребездәге 4нче балалар-үсмерләр спорт мәктәбенә йөргән, бер ел элек Казанга күчеп, олимпия резервындагы үзәк шахмат йортында шөгыльләнә башлаган Раил Мәхмүтов үзенең бу уңышында беренче тренеры Камил Шәйхетдиновның өлеше зур дип саный. Шулай ук ул, 2008-2011 елларда халыкара турнирларда катнашу өчен, финанс һәм рухи ярдәм күрсәткән муниципаль район башлыгы Айдар Метшинга, спонсор буларак булышкан эшмәкәр Наил Хәлиловка рәхмәтен юллый.
Раилнең әлеге җиңү хәбәрен безнең редакциягә аның әнисе, хәзерге вакытта Татарстан Президенты аппаратында эшләүче Чулпан Наилевна түбәндәге юллар аша җиткерде: «Үзебезнең шатлык белән барлык шәһәрдәшләребез, туганнар, дуслар, шахмат сөючеләр белән, «Туган як» аша уртаклашырга телибез. Сезнең җылыгызны, кайгыртуыгызны без һәрдаим тоеп яшибез. Бу - безнең уртак җиңү. Киләчәктә дә бергә-бергә яңа үрләр яуларга насыйп булсын».

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев