Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Рафаэль – Татарстан чемпионы!

Түбән Каманың, нигездә, «Шинник» спорт комплексында шөгыльләнүче көрәшчеләрдән тупланган командасы декабрьнең соңгы ял көннәрендә Казанга, татарча көрәш буенча республика чемпионатына барып кайтты.

Анда безнең Рафаэль Кәлимуллин 75 килограммга кадәрге авырлык үлчәвендә беренче урынны алып, Татарстан чемпионы булды. Әле узган елны гына Түбән Кама нефть химиясе һәм нефть эшкәртү колледжын тәмамлап, «ТАНЕКО» компаниясендә электрик булып эшли башлаган Рафаэльнең республика күләмендәге беренче зур җиңүе бу (2019 елда Муса Җәлил исемендәге приз өчен республика бәйгесендә өченче урынны алган иде).

Сүз уңаеннан, Рафаэльнең бертуган абыйсы, халыкара класслы спорт остасы, хәзерге вакытта Теләчедә яшәп, шул район командасы данын яклаучы Ренас Кәлимуллин бу юлы да үз үлчәвендә (80 кг) республика чемпионы булды. Рафаэль дә, абыйсы кебек, танылган көрәшчегә әйләнер, дип өметләнәсе килә. Кызганыч, көрәшчеләребезнең калганнары призлы урыннарга чыга алмады. Әйтик, иң авыр үлчәүдәге (130 кг +) Марат Мөхәммәтҗанов, икенче әйләнештә Фирдүс Зәйнуллинга (Зеленодольск) оттырып, төшеп калды. Нәтиҗәдә, түбәнкамалылар чемпионатта катнашкан 39 команда арасында җиденче урында. Бу юлы безнекеләрне Чаллы, Арча, Әлмәт, Теләче, Казан һәм Биектау командалары узып китә алды. Киләсе зур ярыш – Муса Җәлил исемендәге приз өчен республика бәйгесе 12 – 13 февраль көннәрендә Минзәлә шәһәрендә узачак. Безнекеләр хәзер шунда барырга әзерләнә.

«Шинник» спорт комплексының матбугат хезмәте

Фото шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев