Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Радиосөючеләр дә өлеш кертте

Җиңүнең 71 еллыгына багышлап, шәһәребездә радиоэкспедиция старт алган иде. Республикабызның берничә шәһәре һәм районы (Казан, Чистай, Буа, Тәтеш, Апас, Яңа Чишмә, Чирмешән) аша узып, һәркайсыннан радиоэфирга чыгып, Түбән Камага әйләнеп кайттылар. Радиоэкспедиция җитәк-чесе Ильяс Бикбаев бу акция өчен Мәскәүдән махсус чакыру сигналы (позывной) алган: РП 71 БГ. Ягъни, «Россия Победа...

Җиңүнең 71 еллыгына багышлап, шәһәребездә радиоэкспедиция старт алган иде. Республикабызның берничә шәһәре һәм районы (Казан, Чистай, Буа, Тәтеш, Апас, Яңа Чишмә, Чирмешән) аша узып, һәркайсыннан радиоэфирга чыгып, Түбән Камага әйләнеп кайттылар.
Радиоэкспедиция җитәк-чесе Ильяс Бикбаев бу акция өчен Мәскәүдән махсус чакыру сигналы (позывной) алган: РП 71 БГ. Ягъни, «Россия Победа 71 Барый Габдрахманов». Чөнки әлеге радиоэкспедициянең төп максаты - Советлар Союзы Герое Барый Габд-рахмановның исемен мәң-геләштерүгә өлеш кертү, аның батырлыгы турында сөйләү. Ильяс Нурисламо-
вичның әйтүенчә, Түбән Кама радиосөючеләре, хәтта, Франция, Венгрия, Чехия, Финляндия, Швеция, Египет, Сирия, Кувейт, Япония һ.б. бик ерактагы илләр белән дә радиоэлемтәгә керә алганнар. Ә Барый Габдрахмановның Чир-мешән районындагы туган авылы Кармышта Геройның улы Рәшит Габдрахманов белән очрашып сөйләшкәннәр. Авыл халкы, район җитәкчеләре, шул исәптән, Бөтендөнья татар конгрессының Чирмешән бүлеге рәисе Шәүкәт Гатин да Ильяс Бикбаевның шушы изге эшен дәвам итүен теләп калганнар.
Рафаил ХӘЙРУЛЛИН.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев