Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Радиоспорт ярышы

Якынлашып килүче Ватан сакчылары көненә багышлап, шәһәребездә яшь радиотелеграфистларның региональ ярышы оештырылды. Радиоспортның бер төре - радиограммаларны мөмкин кадәр тизрәк тапшыру һәм кабул итү ярышында Түбән Кама һәм Зәй шәһәрләреннән икешәр команда катнашты. Командаларга Морзе әлифбасы белән, телеграф ачкычы ярдәмендә, 250 хәрефтән һәм саннардан торган радиограммаларны тапшырырга һәм кабул итәргә...

Якынлашып килүче Ватан сакчылары көненә багышлап, шәһәребездә яшь радиотелеграфистларның региональ ярышы оештырылды. Радиоспортның бер төре - радиограммаларны мөмкин кадәр тизрәк тапшыру һәм кабул итү ярышында Түбән Кама һәм Зәй шәһәрләреннән икешәр команда катнашты.

Командаларга Морзе әлифбасы белән, телеграф ачкычы ярдәмендә, 250 хәрефтән һәм саннардан торган радиограммаларны тапшырырга һәм кабул итәргә кирәк иде. Текстта хаталар да җибәрергә ярамый. Мондый катлаулы биремне башкара алу өчен, Морзе әлифбасын һәм радиотелеграфист һөнәре үзенчәлекләрен ныклап өйрәнергә кирәк, аның өчен сәләтең булу һәм даими күнегүләр таләп ителә.

Ярышта Түбән Каманың беренче командасы (Б.Урманче исемендәге 2нче гимназия укучылары Азат Фәсхетдинов, Рөстәм Йосыпов һәм Дәлия Мәссарова) җиңде. Икенче урында - шәһәребезнең икенче командасы (шул ук 2нче гимназия укучылары Тимур Лотфуллин, Чулпан Хәйретдинова һәм Александр Ким). Өченче урынга Зәйнең беренче командасы чыкты. Призерларга «Нефтехимик» ДОСААФ спорт-техник клубы рәисе Р.Каюмов дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Ярышны оештырудагы ярдәмнәре өчен, без муниципаль район башкарма комитетының яшьләр белән эшләү һәм спорт идарәсенә, шулай ук, «Нефтехимик» ДОСААФ спорт-техник клубы җитәкчелегенә рәхмәтле.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев