Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Пәһлеван Данил истәлегенә

Узган шимбә көнне «Шинник» спорт комплексында милли көрәш буенча Данил Галиев истәлегенә багышланган егерме икенче ачык республика турниры үткәрелде. Атаклы пәһлеван, Татарстанның атказанган спорт остасы Данил Галиев (1948-1993) татар-башкорт милли спорт көрәше буенча унике мәртәбә - республика, сигез мәртәбә Россия Федерация-се чемпионы булды. Мондый зур җиңүләр саны буенча аны әле...

Узган шимбә көнне «Шинник» спорт комплексында милли көрәш буенча Данил Галиев истәлегенә багышланган егерме икенче ачык республика турниры үткәрелде.
Атаклы пәһлеван, Татарстанның атказанган спорт остасы Данил Галиев (1948-1993) татар-башкорт милли спорт көрәше буенча унике мәртәбә - республика, сигез мәртәбә Россия Федерация-се чемпионы булды. Мондый зур җиңүләр саны буенча аны әле бүгенгәчә бер генә көрәшченең дә куып җитә алганы юк. Үзебезнең Түбән Кама Сабантуйларында ун мәртәбә баш батыр булды Данил, монысы да башка көрәшчеләребез ирешә алмаган рекорд.
Аның истәлегенә багышланган бәйгенең дәрәҗәсе елдан-ел үсә. Бу юлы рес-публикабыз шәһәрләреннән һәм районнарыннан, шулай ук, илнең башка тө-бәкләреннән барлыгы 32 команда килгән иде.
Турнирны ачу тантанасында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Таһир Камалетдинов, «Татнефть-Неф-техим» идарәче компаниясе директоры Әнвәр Вахитов, Татарстанның яшьләр белән эшләү, спорт һәм туризм министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, республика милли көрәш федерациясенең башкаручы директоры Равил Хәйруллин, Россия дәүләт думасы депутатлары Радик Ильясов һәм Фатих Сибгатуллин чыгыш ясап, көрәшчеләргә уңышлар теләделәр. Чакырылган дәрәҗәле кунакларның тагын берсе - Татарстан дәүләт советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, үзе килә алмаса да, котлау телеграммасы җибәргән.
Шуннан соң тамашачылар игътибары турнирның төп вакыйгасына - көрәш келәмнәрендәге бил алышуга юнәлде. Көрәшчеләр күп һәм көчле, шуңа күрә, алар арасында көндәшлек кискен булды, келәмнәрдә кызыклы очрашуларны күп күрдек.
Иң җиңел авырлык үлчәвендә - 60 килограммга кадәргеләр арасында Түбән Кама егете Эльвир Әхәтов җиңде. 65 килограммга кадәргеләр арасында безнекеләр икәү иде. Монда шунысын аңлатып китәргә кирәк: нинди дә булса үлчәүдә ышанычлы көрәшчең булмаса, аның урынына башка бер үлчәүгә ике кешене кертергә ярый, турнир кагыйдәләре моны рөхсәт итә. Түбән Кама командасы тренерлары Илнар Гәрәев һәм Расиф Гыйльманов, шул кагыйдәгә таянып, 65 килограммга кадәргеләр төркеменә Шамил Локмановны һәм Булат Вафинны керткәннәр. Болай эшләп, тренерларыбыз ялгышмаган булып чыкты, чөнки әлеге ике егет, барлык көндәшләрен җиңеп, ахыр чиктә финалда очраштылар. Нәтиҗәдә, Шамил - җиңүче, ә Булат икенче призер булды. 100 килограммга кадәрге үлчәүдә безнең Ленар Иванов беренче урынны яулады, финалда ул республиканың соңгы елларда аеруча танылган көрәшчеләреннән берсен - Теләчедән Раил Нургалиевне җиңүгә иреште. Ленарны бу җиңүе белән иң беренче булып әтисе - Түбән Каманың милли көрәш федерациясе рәисе Юрий Иванов котлады.
Командалар арасында беренчелекне, узган елдагыча, Түбән Кама яулады. Икенче һәм өченче призлы урыннарда - Теләче һәм Чаллы командалары.
Быел бу турнир «кушымталы» булды: өч келәмдә, елдагыча, зурлар көрәшсә, алар янәшәсендә өстәмә тагын ике келәм җәелеп, аларында яшьләр өчен танылган җырчы Илһам Шакировның 80 яшьлек юбилеена багышланган бәйге узды (Илһам ага үзе дә кунакка килгән иде). 1999-2000 елгы яшьләр арасында безнекеләрдән үз үлчәвендә Вадим Демидов җиңде, ә 1997-1998 елгылар көндәшлегендә Илмир Хәкимханов, Максим Куляев, Булат Динмөхәммәтов һәм Эрик Мәхмүтов - беренче, Сергей Клещевников һәм Денис Зинченко өченче урыннарны алдылар.
Нәтиҗәдә, яшьләр командалары арасында да (алар барлыгы 25 иде) Түбән Кама беренче булды, ә икенче һәм өченче урыннарга Мамадыш һәм Теләче командалары чыкты.
Турнирга, елдагыча, әйбәт әзерләнгәннәр иде. Россия Федерациясенең атказанган физик культура хезмәткәре Рөстәм Ганиев җитәкчелегендәге «Шинник» спорт комплексы коллективының, аерым алганда, биредәге көрәш бүлегенең күп көч куйганлыгы күренеп тора. Ә инде ярыш башланыр алдыннан һәм тәнәфесләрдә Фән Вәлиәхмәтов, Резедә Шәрәфиева, Алмаз Хәмзин, Вил Усманов, Илһам Хисмәтуллин һ.б. танылган сәнгать осталарының концерт куюын да өстәсәк, бирегә җыелган күпсанлы тамашачылар, милли көрәшебезне сөючеләр өчен бу көннең чын мәгънәсендә зур спорт бәйрәменә әверелүе гаҗәп түгел.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев