Туган як

Җомга көнне «Эшкә велосипедта» акциясе узачак

20 майда Түбән Камада «Эшкә велосипедта» акциясе була.

Шәһәр халкын бу көнне эшкә яки уку йортына велосипедта барырга чакыралар.

Акциядә катнашучылар өчен җиләк-җимеш тарату пунктлары оештырыла. Алар «Рамус», «Аркада», «Барс-4» һәм Тынычлык проспектындагы «Бургер Кинг» сәүдә үзәкләре янында булачак.

«Эшкә велосипедта» акциясе Түбән Камада елга ике тапкыр: май һәм сентябрь айларында үткәрелә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: