Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

«Нефтехимик» Алабуганың һәвәскәрләр командасы белән дусларча матч уздырды

Матч Алабугада үтте.

Түбән Каманың «Нефтехимик» клубы хоккейчылары Татарстан буенча сәяхәтләрен дәвам итә. Команда уенчылары мастер-класслар белән Мамадыш, Минзәлә һәм Менделеевск шәһәрләрендә булдылар инде.

Моннан тыш, 20 мартта түбәнкамалылар Алабугада җирле һәвәскәр хоккей командасы белән иптәшләрчә матч үткәрде. Команда белән бергә бозга НТР 24 хәбәрчесе Александр Халин да чыкты.

Уен актив һәм кызыклы булды. Матч Түбән Кама «Нефтехимигы» файдасына 8:14 исәбе белән тәмамланды. Аннан соң команда уенчылары җанатарларга автограф таратты.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев