Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

«Нефтехимик» тагы оттырды...

14 нче августта «Нефтехимик» Казанда «Рубин» стадионында Волгоградның «Ротор» командасы белән очрашты. Матч кунаклар файдасына 2:1 исәбе белән тәмамланды.

«Ротор» командасы бүген Россиянең ФНЛ футбол командалары арасында барган Олимп беренчелегендә турнир таблицасын җитәкли. Шуңа күрә бик көчле лидер белән очрашуны «Нефтехимик» уенчылары оборона тактикасы кулланып башладылар. Саклау линиясе  көчәйтелсә дә, безнең капкачы Вячеслав Исуповка авырга туры килде. Инде беренче тайм тәмамланырга берничә минут кала кунакларның һөҗүмчесе Мөхәммәд Солтанов уң флангтан штраф мәйданчыгына чыкты һәм тупны капкага типте. Безнең капкачы алдында башка уенчылар булганлыктан, Вячеслав  туп сеткага узуга комачаулый ала алмады.
Икенче тайм башында уен кырына безнең төп һөҗүмчеләр – Уридия, Макаров һәм Галиуллин чыкты. «Нефтехимик» уен барышын  атакаларга күчереп карады. Әмма... 49 нчы минутта  туп тагын безнең капкага керде: «Ротор» һөҗүмчесе Санай башы белән көчле пас биргәч, аның  кулдашы Муллин тупны буш капкага юнәлтте. Исәп 0:2 булса да, безнең уенчылар өметсезлеккә бирешмичә, һөҗүмнәрен дәвам иттеләр. Бигрәк тә  «Нефтехимик»  хавбеклары Хубаев белән Шадрин көндәшләре капкасын берничә тапкыр штурмлап карадылар. Денис Макаров та алардан калышмады һәм «Ротор» уенчысының ялгыш пасын файдаланып, быелгы сезонда үзенең алтынчы голын кертте! (1:2)
Уен азагына кадәр 10 минут калган иде. Хуҗалар инициативаны үз кулларына алып, исәпне тигезләргә тырышып карадылар. Тик инде вакыт соң иде... Бу һөҗүм дәрте уңышлар китермәсә дә, «Нефтехимик» уенчыларында яхшы өметләр тудырды. Димәк, көчле һәм нык тәҗрибәле уенчылары булган командалар белән дә көрәш сынауны  тигез дәвам итәргә була. 18 августа «Нефтехимик» Мәскәү өлкәсенең «Химки» командасы ( Химки шәһәре) белән очрашты.
Фәрит ВАГЫЙЗОВ, «Туган як» газетасының спорт күзәтүчесе. 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X