Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

«Нефтехимик» Омск шәһәре командасы «Авангард»ка 2:4 исәбе белән оттырды

Спорт

ХОККЕЙ. 7 февральдә «Нефтехимик» Омск шәһәре командасы «Авангард»ка 2:4 исәбе белән оттырды. Беренче голны безнең һөҗүмче Александр Брынцев кертте. Әмма безнең командага «штрафной» вакытында хуҗалар исәпне тигезләделәр. Икенче периодта «Нефтехимик» капкачысы Евгений Иванниковка үз сеткасыннан тагы ике шайба алырга туры килде. Уен тәмамланырга алты минут кала Булат Шәфигуллин «Авангард» капкасы каршына бергә-бер чыгып, икенче шайбаны кертте. Таблода исәпне тигезләргә зур өмет туды, «Нефтехимик» уен кырына алтынчы уенчыны чыгарды. Тик барысы да киресенчә булып чыкты – безнең буш капкага хуҗалар дүртенче шайбаны керттеләр... Киләсе матчта «Нефтехимик» 16 февральдә Новосибирскида «Себер» командасы белән очрашачак. Әлегә КХЛ турниры таблицасында без азактан икенче...
БАДМИНТОН. Казанда «Бадминтон өметләре-2021» республика ярышларына 27 районнан 180 яшь спортчы килгән иде. 2009-2010 елгы яшүсмерләр арасында Эмиль Исмәгыйлов шәхси һәм парлы чыгышларда ике «бронза» медале яулаган (тренерлары – Т. Волкова һәм Д.Волков). Кызлар арасында Айсылу Сафина шулай ук өченче урын алган (тренеры – Л.Соколова).
ЧАҢГЫ. Идел буе федераль округы чемпионатында Татарстан җыелма командасы составында «Нефтехимик» спортклубы чаңгычысы Д.Сабирҗанова катнашты һәм «бронза» медаленә лаек булды. Күптән түгел генә короновирус авыруын җиңгән Диләрәгә 3 нче урынны яулау җиңел бирелмәде. Сезон тәмамланганчы халыкара спорт мастеры Д.Сабирҗанова Татарстан һәм Рәсәй төбәкләрендәге яңа ярышларда катнашырга җыена.
ТХЭКВОНДО. Түбән Каманың 5 нче спорт мәктәбендә тхэквондо буенча юниорлар арасында Татарстан беренчелеге узды. Ярышларда безнең шәһәр командасы составында тренер Андрей Куҗәхмәтовның дүрт укучысы чыгыш ясады.
68 килограмм үлчәү категориясендә Альберт Беккер икенче урынны алып, «көмеш» медаль һәм Диплом белән бүләкләнгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев