Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

«Нефтехимик» командасы КХЛ ның быелгы сезонында соңгы матчын уздырды

«Торпедо» хоккейчылары белән очрашуда Владимир Галузин көндәшләр капкасына беренче шайбаны кертеп, безнең команданы алга чыгарды.

Тик икенче периодта кунаклар 5 минут эчендә ике гол ясап өлгерделәр. Ә сирена яңгырарга 24 секунд кала «Нефтехимик» һөҗүмчесе Павел Порядин Рафаэль Бикмуллин тапшырган төгәл пас белән шайбаны кунаклар капкасына юнәлтте. Төп вакыт 2:2 исәбе белән тәмамлангач, өстәмә овертайм уены башланды. Әмма ул бары 11 секунд дәвам итте. Александр Осипов көчле удар белән алкасын «Торпеда» капкасына кертеп, 2:3 исәбе белән уенга матур нокта куйды.
БАДМИНТОН. Алабугада узган «Татарстанның бадминтон өметләре» ярышларында 108 яшь спортчы катнашкан. 2011 елгы бадминтончылар арасында Түбән Камадан Айсылу Сафина – беренче, Анастасия Персова – икенче, Тимур Фадеев өченче урыннарны алганнар (тренерлары Д.Волков, Т.Волкова һәм Л.Соколова). 13 яшьтәгеләр арасында Тимур Салмин һәм Данис Шигапов шулай ук өченче урынга чыкканнар.
БОКС. Ватан сакчылары бәйрәменә багышлап Зур Афанаста бокс буенча республика турниры уздырылган. 3 нче спорт мәктәбеннән беренче призлы урыннарны үз үлчәү категорияләрендә Богдан Попов, Роман Мясников, Андрей Захаров һәм Ислам Гаязов алганнар.
КАРАТЭ. Казанда 400 спортчы катнашында каратэ буенча Татарстан турниры узды. Җиңүчеләр Түбән Новгород һәм Омск шәһәрләрендә узачак Россия ярышларына сайлап алынды. Алар арасында Түбән Каманың 3 нче спорт мәктәбеннән өч укучы бар. «Алтын» медальләргә Самат Габдрахманов, Кәрим Гомәров һәм Эмиль Нигъмәтҗанов лаек булганнар.
КИКБОКСИНГ. Тольяттида Самара өлкәсенең кикбоксинг буенча ачык чемпионатында Түбән Камадан яшь спортчылар бик уңышлы чыгыш ясаганнар. 11 нче мәктәп укучылары Карина Евсеева, Семен Котиков – беренче, Марина Ларина икенче урынны алганнар.

Фото: шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев