Туган як

“Нефтехим – Арена” бозында көчле көрәш көтелә

Бүген, 13 сентябрьдә, "Нефтехимик" хоккейчылары КХЛның даими чемпионаты кысаларында чираттагы уенын уздыра - Казанның "Ак Барс" командасын кабул итә. Тарихка күз салсак, ил чемпионатында көндәшләр соңгы үзара 72 мәртәбә очрашкан: 16 уенда - "Нефтехимик", 44 уенда - "Ак Барс" җиңү яулган, биш уен тигез исәпкә төгәлләнгән. Алкалар аермасы - 126...

Бүген, 13 сентябрьдә, "Нефтехимик" хоккейчылары КХЛның даими чемпионаты кысаларында чираттагы уенын уздыра - Казанның "Ак Барс" командасын кабул итә.

Тарихка күз салсак, ил чемпионатында көндәшләр соңгы үзара 72 мәртәбә очрашкан: 16 уенда - "Нефтехимик", 44 уенда - "Ак Барс" җиңү яулган, биш уен тигез исәпкә төгәлләнгән. Алкалар аермасы - 126 - 223.

Бу сезонда "химиклар" Казанда "Ак Барс" белән ике тапкыр очтрашты. Август аенда Түбәнкамалылар җиңсә, октябрь аенда җиңүгә Казанлылар ирешә.

Уен Мәскәү вакыты белән 19 сәгатьтә башлана.

 

Фото: ak-bars.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: