Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Мөселманнарның үз ярышы да бар

Шәһәребездә, менә җиденче елын инде, мөселманнар арасында «Әй, егетләр!» дип исемләнгән ярыш узды. Аның программасына ирекле көрәш, гер күтәрү, кул көрәштерү, аркан тарту һәм дартс керә. Бу ярышта катнашу өчен, Уфа, Чаллы, Алабуга, Лениногорск, Әгерҗе, Сарман, Буа, Кукмара якларыннан кунаклар килде. Үзебезнең Түбән Камадан, шулай ук, Кама Аланы поселогыннан һәм...

Шәһәребездә, менә җиденче елын инде, мөселманнар арасында «Әй, егетләр!» дип исемләнгән ярыш узды. Аның программасына ирекле көрәш, гер күтәрү, кул көрәштерү, аркан тарту һәм дартс керә.
Бу ярышта катнашу өчен, Уфа, Чаллы, Алабуга, Лениногорск, Әгерҗе, Сарман, Буа, Кукмара якларыннан кунаклар килде. Үзебезнең Түбән Камадан, шулай ук, Кама Аланы поселогыннан һәм Ташлык авылыннан да командалар катнашты.
«Батыр» спорт комплексында оештырылган бу ярышны ачу тантанасында Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм Хәйруллин, Түбән Кама имам-мөхтәсибе Йосыф Дәүләтшин, муниципаль район башкарма комитетының җәмәгать оешмалары белән элемтә һәм милли мәсьәләләр бүлеге начальнигы Альберт Дирзизов чыгыш ясап, спортчы мөселманнарга уңышлар теләделәр.
Биредә зурлар да, балалар да үз осталыкларын күрсәтә алды. Әйтик, шәһәрдәшебез Фидаил Сираҗиевка инде 63 яшь булса, 24 килограммлы герне 58 мәртәбә күтәрә алды. Равил Булатов җитәкчелегендәге спорт мәктәбендә ирекле көрәш белән шөгыльләнүче бертуган Нурулла һәм Абдулла Шерматовлар да аерылып торды: Абдулла - үз үлчәвендә ирекле көрәштә, ә Нурулла дартс ярышында беренче урыннарны яуладылар.
«Әй, егетләр!» ярышында уңышка ирешүчеләрнең барысын да санап чыгу мөмкин түгел. Шунысын гына әйтик: иң күп призлы урыннарны түбәнкамалылар алды. Ә ахырдан катнашучыларның барысын да Түбән Кама мәчетендә тәмле пылау белән сыйладылар.
Рафаил ХӘЙРУЛЛИН.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X