Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Мөселманнар хоккей уйный

Узган шимбәдә Кама Аланы поселогындагы боз сараенда Татарстанның мөселман командалары арасында күчмә кубок өчен хоккей уеннары үткәрелде. Ярышта сигез команда катнашты: «Мәчет» (Түбән Кама), «Мәрҗәни» (Казан), «Мөхтәсибәт» (Казан), Яр Чаллы, Әлмәт, Сарман, Кукмара hәм Чирмешән. Уеннарны карарга җыелган тамашачылар арасында Татарстан диния нәзарәте рәисе урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин hәм Түбән...

Узган шимбәдә Кама Аланы поселогындагы боз сараенда Татарстанның мөселман командалары арасында күчмә кубок өчен хоккей уеннары үткәрелде.
Ярышта сигез команда катнашты: «Мәчет» (Түбән Кама), «Мәрҗәни» (Казан), «Мөхтәсибәт» (Казан), Яр Чаллы, Әлмәт, Сарман, Кукмара hәм Чирмешән. Уеннарны карарга җыелган тамашачылар арасында Татарстан диния нәзарәте рәисе урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин hәм Түбән Кама муниципаль районы мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин дә бар иделәр.
Боз өстендә көндәшлек бик киеренке hәм кызыклы булды, чөнки катнашучы командалар саны ел саен арта, аларның осталыгы үсә. Олимпия системасы буенча барган ярышта, командалар беренче җиңелүдән соң ук төшереп калдырылды. Узган ел күчмә кубокны яулаган Сарман хоккейчылары бу юлы беренче уенда ук оттырып, призлы урыннарны дәгъвалый алмадылар.
Безнең «Мәчет» командасы беренче уенда Казанның «Мәрҗәни»ен 7:3 исәбе белән тар-мар итте. Тик менә икенче уенда безнекеләр сынатты, Чирмешән командасына 1:5 исәбе белән оттырдык. Чөнки Чирмешән хоккейчылары көчле иде, алар финалда гына Казан «Мөхтәсибәт»еннән җиңелү ачысы кичерделәр.
Ә Түбән Кама «Мәчет»е Яр Чаллы командасы белән өченче урын өчен ярышты. Бик кискен барган бу уен тигез исәп белән (4:4) тәмамланды. Буллитлар буенча, 5:4 исәбе белән «Мәчет» җиңде.
Нәтиҗәдә, күчмә кубокка бу юлы «Мөхтәсибәт» (Казан) ия булды. Икенче урында - Чирмешән, ә «Мәчет» (Түбән Кама) - өченче призер.
Фәнис КАДЫЙРОВ.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев