Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Мөмкинлекләре чикле булуына карамастан

Шәһәребездә сәламәтлекләре буенча физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр хэндбайкларда йөри ала.

Чыннан да, кеше инвалид булса да, аның башкалар кебек урамга чыгасы да, транспортта йөрисе дә килә. Ә хэндбайк – куллары тота алучы, аяклары йөрмәүчеләр өчен, менә дигән уңайлы әйбер! Өч көпчәкле велосипедны хәтерләткән бу транспорт кул ярдәме белән идарә ителә. Г.Тукай паркында ял итүчеләр мондый «сәпид»ләрне еш күзәтә. Сүз уңаеннан, алар республика гран­ты акчасына алынган.

– Хэндбайклар хәтта сәламәт кешеләрне дә кызыксындыра. Без күрсәтәбез, йөреп карарга тәкъдим итәбез. Йөреп карарга теләсәгез, 8-917-886-51-85 номе­рына шалтыратыгыз, – ди «Ру­баха» оешмасы директоры Яна Анисимова.

Узган шимбә, 25 июльдә, «Кама» пляжында «нык ихтыярлы»ларга хэндбайкларда йөрү мөмкинлеге тудырылды. Кемдер анда җилдерде, кемнедер өстәл уен­нары җәлеп итте. Махсус инва­лидлар өчен булган бу уеннар да республика гранты ярдәме белән сатып алынды.

Фотолар ntr-24.ru сайтыннан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев