Туган як

Мөгаллимнәр – спортта да үрнәк

Өлкән буын кешеләренә яхшы таныш булган ГТО нормаларын тапшыру 2014 елның 1 сентябреннән кабат «әйләнеп кайтты». Спортның ГТО нормаларына кергән төрләрендә көч-куәтен, җитезлеген сынап карарга теләүчеләр яшьләр һәм өлкәннәр арасында да аз түгел. Шуның ачык мисалы – Н.В.Лемаев исемендәге нефть эшкәртү һәм нефть химиясе көллиятендә (КНН) узган спорт бәйрәме.

Үткән атнада көллиятнең спорт залында ГТО нормаларын тапшырырга гадәттәгечә студентлар түгел, ә уку йортының мөгаллимнәре җыелышты. Әлеге чарада яшь укытучылар белән бергә, гомерләренең дистәләрчә елын яшь буынны тәрбияләүгә-укытуга багышлаган мөгаллимнәрнең дә теләп катнашуларын билгеләп үтәсе килә. Чөнки, гомумән алганда, соңгы елларда бер-ике сәгать буш вакыты булган күпчелек кеше аны, нигездә, спорт залында түгел, ә кибет, сәүдә үзәкләренә сәфәр кылып яки социаль челтәрдә мәгълүмат эзләп уздырырга тырыша. Шуңа күрә, көллият мөгаллимнәренең бу гадәтләрдән баш тартып, спорт залына җыелулары – игътибарга лаек!

Быел ГТО нормалары тапшырырга килүчеләрнең саны, узган ел белән чагыштырганда, берничә тапкыр күбрәк булуы күзгә ташланды. Көллият җитәкчесе Айдар Фәретдиновның һәм аның ярдәмчеләренең әлеге чарада актив катнашулары да уңай роль уйныйдыр, мөгаен.

Спорт бәйрәме башта әзерлек күнегүләре белән башланып китте. Читтән караганда бу әле генә бергә тупланган кешеләрнең түгел, ә атна-айлар буе бер коллективта шөгыльләнүче спортчылар хәрәкәтләренә охшаш иде. Чөнки күнегүләрне ритмлы, синхрон рәвештә башкару өчен, шактый көч һәм осталык таләп ителә...

ГТО нормаларына килгәндә, мөгаллимнәр бу юлы винтовкадан ату, турникта тартылу, ераклыкка сикерү, иелү-бөгелү күнегүләре, гер күтәрү һәм башкалар буенча осталыкларын күрсәттеләр.

– Бу мөһим һәм кирәкле чара. Яшь кешегә күбрәк хәрәкәтләнү, спорт белән шөгыльләнү зарур. Бу уңайдан без – укытучылар бүген, актив ял итү белән бергә, студентларга үрнәк тә күрсәттек, – дип, фикерләре белән уртаклашты тел һәм әдәбият укытучысы Люфия Урманчева.

Спорт төрләренә тукталып, югары күрсәткечләргә ирешүче мөгаллимнәр дә булуын билгеләп үтәргә була. Ераклыкка сикерүне оештыру буенча җаваплы хезмәткәр Нәфис Шәймарданов әйтүенчә, ир-атлар арасында урыннан 220-235 сантиметрга сикерүчеләр дә бар.

– Хатын-кызлар да калышмый, бер гүзәл затыбыз, мисал өчен, 205 сантиметр араны сикереп узды, – диде ул.

Ә мишеньгә атуны алсак, коллективта 80 мөмкинлектән 65тән артык очко туплаучы мәргәннәр булуы ачыкланды. Бу ярышта винтовкадан ату өчен электрон система, ягъни, кабинет тиры кулланылуын да билгеләп үтәргә кирәк. Әлеге тир җайланмасында винтовка да, экранда урнаштырылган мишень дә бүгенге заман таләпләренә җавап бирә: мишеньгә төзәп атучының нәтиҗә-күрсәткечләре шул ук мизгелдә компьютер мониторында пәйдә була.

Турникта тартылу, ату, сикерү... Мөгаллимнәр сер бирмәде. Кыскасы, әлеге спорт бәйрәменә йомгак ясап, КНН коллективы кадрлар әзерләүдә генә түгел, спортта да сынатмый дип, инанып әйтергә мөмкин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: