Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Мөфти үзе дә көрәшче булган

Түбән Кама спортчылары Алишер Атаджанов, Альберт Архипов һәм Мансур Заманов джиу-джитсу буенча Казанда үткәрелгән Бөтенроссия турнирында катнаштылар. Джиу-джитсуның нәрсә икәнен белмәүчеләр өчен кыскача аңлатып китик: көрәшнең бу төре Бразилиядә барлыкка килеп, дөньяның күп илләренә таралган, алымнарының күпчелеге безгә таныш булган самбо һәм дзюдоны хәтерләтә. Ниһаять, ул безнең якларга да килеп...

Түбән Кама спортчылары Алишер Атаджанов, Альберт Архипов һәм Мансур Заманов джиу-джитсу буенча Казанда үткәрелгән Бөтенроссия турнирында катнаштылар.
Джиу-джитсуның нәрсә икәнен белмәүчеләр өчен кыскача аңлатып китик: көрәшнең бу төре Бразилиядә барлыкка килеп, дөньяның күп илләренә таралган, алымнарының күпчелеге безгә таныш булган самбо һәм дзюдоны хәтерләтә. Ниһаять, ул безнең якларга да килеп җитте. Рамазан ае башланыр алдыннан Казанның «Ак барс» көрәш сараенда шушы төр буенча Бөтенроссия турниры үткәрелеп, анда Мәскәүдән, Самара өлкәсеннән, Татарстан, Чувашия, Башкортстан һәм Марий-Эл республикаларыннан барлыгы йөздән артык спортчы көч сынашты.
Россиянең джиу-джитсу көрәше федерациясе бу ярышны Татарстан Диния нәзарәте ярдәме белән оештырган. Диннең монда ни катнашы бар дип гаҗәпләнергә ашыкмагыз: Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин үзе дә көрәшче, джиу-джитсу белән шөгыльләнгән кеше. Турнирны ачу тантанасында аңа көрәшнең шушы төре буенча көрән билбау тапшырылуы да шул хакта сөйли. Камил хәзрәт мөселман егетләренең спорт, аерым алганда, көрәш белән шөгыльләнүләрен хуплый икән, әлбәттә, бу мактауга гына лаек.
Безнең шәһәрдән бу ярышка, Түбән Кама мөхтәсибәте вәкилләре буларак, өч егет барды. Алишер Атаджанов «Шинник» спорт комплексында татарча көрәш белән шөгыльләнә, уңышларында тренерлары Илнар Гәрәев һәм Расиф Гыйльмановның да өлеше бар. Альберт Архипов - «Нефтехимик» спорт клубы тренеры Рамил Насыйбуллинның өйрәнчеге, ирекле көрәш буенча Россиянең спорт остасы. Мансур Заманов - 3нче балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә ирекле көрәш серләрен үзләштергән егет, аның беренче тренеры Лилия Исламова иде, соңгы вакытта Илдар Булатов җитәкчелегендә шөгыльләнә.
Егетләр үзләре өчен бөтенләй яңа төр булган джиу-джитсу алымнарын тиз арада өйрәнеп, беренче ярышта ук сынатмадылар. Алишер һәм Альберт үз авырлык үлчәүләрендә икесе дә өченче призлы урынны алдылар, моны зур уңыш дип бәяләргә була. Бары тик Мансур өчен генә, халык әйтмешли, беренче коймак төерлерәк булды - хәлиткеч көрәш барышында, джиу-джитсу кагыйдәсен бозды дип (әле ияләнмәгән төр бит), ярыш хөкемдары аны призлы урын дәгъвалау мөмкинлегеннән мәхрүм итте.
Шулай итеп, Түбән Кама спортчылары үзләре өчен яңа булган көрәш төрендә «чирканчык алдылар». Джиу-джитсуның шәһәребездәге «беренче карлыгач»лары булган мөселман егетләре Алишер, Альберт һәм Мансур үрнәгенә ияреп, бу төр белән шөгыльләнүчеләр күбәер, киләчәктә уңышлар да зуррак булыр, дип өметләнәбез.
Виктор ШАДРИН.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X