Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

«Мәчет» хоккей уйный

Түбән Кама районының һәвәскәр спортчылары арасында шайбалы хоккей буенча турнир башланды. Ярышта катнашучыларның барысы да, эштән буш вакытта, «Төнге хоккей лигасы»нда шөгыль-ләнәләр. Унсигез яшьтән узган йөз илледән артык ир-егеттән торган сигез команда катнашкан бу турнирда безнең «Мәчет» командасы да ярышты. Узган якшәмбедә «Нефтехимик» кече боз аренасындагы үзенең беренче уенында мөселманнарның...

Түбән Кама районының һәвәскәр спортчылары арасында шайбалы хоккей буенча турнир башланды. Ярышта катнашучыларның барысы да, эштән буш вакытта, «Төнге хоккей лигасы»нда шөгыль-ләнәләр. Унсигез яшьтән узган йөз илледән артык ир-егеттән торган сигез команда катнашкан бу турнирда безнең «Мәчет» командасы да ярышты.
Узган якшәмбедә «Нефтехимик» кече боз аренасындагы үзенең беренче уенында мөселманнарның «Мәчет» командасы хокук сагы органнарының «Динамо» хоккей клубындагылар белән очраш-
ты. Турнир шарты буенча, командага бер профессионал һәм хоккей буенча спорт мәктәбен тәмамлаган ике уенчыны алырга ярый. «Мәчет» командасы тулы составта була алмады. Шулай да, мөселман егетләре турнирда югары уен осталыгы күрсәттеләр - исәпне беренче булып ачтылар. Әмма уен 3:1 исәбе белән «Динамо» хоккей клубы файдасына тәмамланды.
Ике әйләнештә үткәрелүче турнирның беренчесе Яңа елга төгәлләнергә тиеш. Хоккей уены боз аренасының буш булуына бәйле рәвештә үткәреләчәк, аның расписаниесе белән «Ночная хоккейная лига» төркемендә (https://vk.com/nhlnizhnekamsk) танышырга мөмкин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев