Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Марат — өченче, ә команда алтынчы урында

Узган атнада Түбән Кама көрәшчеләре Әлмәт шәһәренә "Ватаным Татарстан" газетасының Муса Җәлил исемендәге призы өчен республика бәйгесенә барып кайттылар. Республикабызда милли көрәш буенча иң дәрәҗәле булып саналучы бу ярышта безнекеләрнең берсе - "Нефтехимик" спорт клубы инструкторы Марат Мөхәммәтҗанов 130 килограммнан авыррак үлчәүдә призлы өченче урынны алган. Татар-башкорт милли спорт көрәше...

Узган атнада Түбән Кама көрәшчеләре Әлмәт шәһәренә "Ватаным Татарстан" газетасының Муса Җәлил исемендәге призы өчен республика бәйгесенә барып кайттылар.
Республикабызда милли көрәш буенча иң дәрәҗәле булып саналучы бу ярышта безнекеләрнең берсе - "Нефтехимик" спорт клубы инструкторы Марат Мөхәммәтҗанов 130 килограммнан авыррак үлчәүдә призлы өченче урынны алган. Татар-башкорт милли спорт көрәше буенча Татарстан Республикасының спорт остасы Марат бу үлчәүдәге 28 көрәшче арасыннан ярымфиналга җитеп, Рөстәм Мухамовка оттырган. Шулай итеп, икенче призер - Рөстәм Мухамов, ә җиңүче Сергей Павлик булган. Бу уңайдан, шунысын да әйтми калып булмый: футболдагы һәм хоккейдагы начар үрнәккә ияреп, хәзер кайбер урыннарда татарча көрәш командаларына да спортчыларны үзләре үстереп мәшәкатьләнмичә, читтән "легионерлар" сатып алу белән мавыгалар. Менә бу очракта да, Рөстәм Мухамов - Әлмәткә, ә Сергей Павлик Азнакай командасына читтән "ялланган" көрәшчеләр (әлеге Павлик соңгы елларда кем өчен генә чыгыш ясамагандыр). Безнең Түбән Кама, шәкер, ул көнгә калмаган, көрәшчеләребезнең барысы да үзебезнекеләр.
Кызганыч, әмма Әлмәттәге бу ярышта егетләребезнең калганнары берничәшәр әйләнештә көндәшләрен җиңсәләр дә, призлы урыннарга ук чыга алмаганнар. Нәтиҗәдә, командалар беренчелегендә безнекеләргә 51 команда арасында 6нчы урын белән канәгатьләнергә туры килгән. Хәер, узган елгы Җәлил турнирында 15нче урынны алып кайтуларын искә төшерсәк, бу юлы команданың уңышлырак чыгыш ясаганы күренә.
Көрәш сөючеләргә шунысын да белү кызыклы булыр: быел командалар арасында җиңүче, әлбәттә инде, келәм хуҗасы - Әлмәт, ә икенче һәм өченче урыннарда - Казан һәм Теләче көрәшчеләре.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев