Туган як

Лилия бүген дә көрәш келәмендә

Ирекле көрәш буенча Европа чемпионы, халыкара класслы спорт остасы, көрәш тренерлары арасында бердәнбер хатын-кыз Лилия Исламова шушы көннәрдә үзенең юбилеен билгеләп үтте. Карап торышка бүген дә яшь кызлар кебек Лилиягә карата «юбилей» сүзен әйтү сәер тоела да бит, әмма шәһәребездә ул инде спорт ветераннарыннан берсе булып санала. Аның спорт белән...

Ирекле көрәш буенча Европа чемпионы, халыкара класслы спорт остасы, көрәш тренерлары арасында бердәнбер хатын-кыз Лилия Исламова шушы көннәрдә үзенең юбилеен билгеләп үтте. Карап торышка бүген дә яшь кызлар кебек Лилиягә карата «юбилей» сүзен әйтү сәер тоела да бит, әмма шәһәребездә ул инде спорт ветераннарыннан берсе булып санала.

Аның спорт белән дуслыгы алты яшеннән, гимнастика белән мавыгудан башлана. Ә сигезенче класста укыганда, инде оста гимнаст булып танылган Лилия дзюдо көрәше белән мавыгып китә һәм «Нефтехимик» спорт клубына, Кираметдин Кәлимуллин җитәкчелегендәге секциягә килә. Дзюдо буенча шәһәр беренчелегенә үткәрелгән ярышларның үзе катнашкан беренчесендә үк кызлар арасында җиңү яулый Лилия. Ул чагында дзюдо белән беррәттән, ирекле көрәш буенча да тренер булып эшләгән Кираметдин Кәлимуллин, җитез, чыныккан спортчы кызның уңышларын күреп, аңа ирекле көрәш белән дә шөгыльләнеп карарга киңәш бирә. Лилия бу яңа төрдә дә үзен тиз таныта, аны республиканың җыелма командасына кертәләр. Көрәшнең шушы ике төреннән берсен сайлау мәсьәләсе килеп баскач, тренерының киңәше буенча, Исламова ирекле көрәшкә өстенлек бирә. Һәм ялгышмаган булып чыга.

Бу - узган гасырның сиксәненче еллар ахыры, демократик үзгәрешләр барган илебездә хатын-кызларның ирекле көрәшне әле яңа гына үзләштерә башлаган чагы. Аңа кадәр бары тик ир-егетләрнеке генә саналган бу спорт төренә беренчеләрдән булып аяк баскан Лилия Исламова үзебезнең республика һәм ил күләмендә генә түгел, чит илләрдә дә таныла. Аның спорттагы казанышлары моны ачык раслый: ике мәртәбә Россия чемпионы, күп кенә Бөтенроссия һәм халыкара турнирларның җиңүчесе һәм призеры, ә 1993 елда, егерме бер яшендә хәтта Европа чемпионы була.

Шулай да, тренерлары фикеренчә, аның тагын да зуррак җиңүләр яуларга мөмкинлеге була, әмма моңа ярышларның берсендә җитди травма алып, аягына операция ясатырга туры килүе комачаулый. Шуның аркасында, кыз шактый озак вакыт спорттан аерылып торырга мәҗбүр булса да, көрәш келәменә барыбер әйләнеп кайта. Алай гына да түгел, әле бүген дә ярышларда уңышлы катнашып, Татарстан чемпионатларында җиңү яулый, узган ел Идел буе федераль округы чемпионы була. Шунысы да игътибарга лаек: бүгенге көндәшләре яшь буенча аның кызлары булырлык, әмма Исламованың әле алардан калышырга һич исәбе юк.

Инде аның хезмәт юлына килсәк, 7нче урта мәктәпне тәмамлауга, Лилияне «Нефтехимик» спорт клубына инструктор итеп эшкә чакыралар. Шунда эшләгәндә, Казан химия-технология институтында читтән торып укып, «кием тегү технологы» белгечлеге ала. Әмма, кием тегәргә яратса да, спорттан китә алмый ул. Менә биш ел инде, шәһәребездәге 3нче балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә ирекле көрәш буенча тренер булып эшли. Сүз уңаеннан, Исламова - Түбән Камада гына түгел, республикада да (ил күләмендә булмаса әле) көрәш тренерлары арасында беренче һәм бердәнбер хатын-кыз. Коллегалары - ир-егетләр аны хөрмәт итә, чөнки Лилия - яхшы тренер, аның группаларында шөгыльләнүче үсмерләр арасыннан инде берничәсе Татарстан чемпионы булуга ирешкән. Ә ике егет - Дамирхан Насыйров һәм Александр Черепанов бу көннәрдә армиядә хезмәт итәләр, Лилия апалары биргән спорт күнекмәләре аларга хәрби хезмәттә бик тә ярап куйган.

Исламова җитәкчелегендә ирекле көрәш серләрен үзләштерүчеләрнең барысы да диярлек малайлар, ә кызлар берничә генә, аларының да килгәннәре, гадәттә, көрәштә артык озак тоткарланмый... Хәер, бу дөрестер дә, чөнки, ни генә әйтсәң дә, көрәш - ир-егетләр өчен. Хатын-кызларга нәфис гимнастика, теннис, йөзү, тимераякта фигуралы шуу һ.б. кайбер башка төрләр күбрәк килешә. Тик менә... һәрбер кагыйдәнең искәрмәсе булган кебек, гомерен көрәшкә багышлаган Лилия Исламова мисалын кая куясың? Ул тормышта үз урынын тапкан, һәм моны инкарь итәргә беркемнең дә теле әйләнмәс. Шулай булгач, Лилияне юбилее белән котлап, аңа сәламәтлек, бәхет, спорт ярышларында һәм тренерлык хезмәтендә яңадан-яңа уңышлар телик.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: