Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Җәлилгә багышланган бәйгедә

Түбән Каманың, нигездә, «Шинник» спорт комплексында шөгыльләнүче көрәшчеләрдән тупланган командасы «Ватаным Татарстан» газетасының Муса Җәлил исемендәге призлары өчен 1964 елдан бирле үткәрелеп килә торган республика бәйгесендә катнашты.

Бу юлы Герой-шагыйрьнең тууына 115 ел тулу алды көннәренә туры килгән ярышны Минзәләдә уздырулары очраклы түгел. Бөек Ватан сугышы башлангач, Минзәләдә оештырылган хәрби-сәяси курсларда укып, Муса Җәлил фронтка шул шәһәрдән киткән... Турнирны ачу тантанасы алдыннан кунаклар өчен Җәлил музеена экскурсия үткәрделәр, аннан соң Герой-шагыйрьнең шәһәр паркындагы һәйкәленә чәчәкләр куйдык.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, республиканың көрәш федерациясе җитәкчесе Марат Әхмәтов, Минзәлә районы башлыгы Айдар Сәләхов, Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, «Ватаным Татарстан» газетасының баш редакторы Гөлнара Сабирова, ярышны ачу тантанасында чыгыш ясап, татарча көрәшнең халкыбыз тарихын, гореф-гадәтләрен, туган телебезне саклаудагы әһәмияте турында сөйләделәр, көрәшчеләргә уңышлар теләделәр. Мондый тантаналар бүләкләү-котлаусыз узмый, бүләкләнүчеләр арасында түбәнкамалылар да бар иде. «Шинник» көрәшчесе Илшат Таһировка, республика һәм ил күләмендәге ярышларда яулаган җиңүләре өчен, «Россиянең спорт остасы» дигән исем бирелүе турындагы таныклык тапшырылды. Бу юлларның авторын, ягьни «Шинник»ның матбугат хезмәте җитәкчесен, татарча көрәшне массакүләм мәгьлүмат чараларында актив пропагандалаучы журналист буларак, Татарстан көрәш федерациясе Дипломы белән бүләкләделәр.
Инде ярышның үзенә күчик. Көрәшчеләр телендә «Җәлил турниры» дип йөртелгән бу бәйгедә быел 48 команда катнашып, алар арасында түбәнкамалылар бишенче урынны алды (узган ел җиденче идек). Бу начар нәтиҗә түгел, чөнки республикабызда татарча көрәш буенча иң дәрәҗәле булган Җәлил турнирында көндәшлек һәрвакыт аеруча киеренке. Бу юлы безнекеләрне Әлмәт, Чаллы, Теләче һәм Кукмара командалары узып китә алды. Шунысы да бар: хәзерге заманда алдынгы урыннарга чыга торган командаларның барысы да диярлек моңа читтән «легионерлар» яллап китерү юлы белән ирешә. Татарча көрәшкә дә футболдан һәм хоккейдан шундый начар үрнәк йокты. Шөкер, Түбән Кама командасының ул яктан намусы чиста. Көрәшчеләребезнең барысы да үзебездә тәрбияләп үстерелгән егетләр, башка шәһәрләрдән һәм районнардан сатып алу көненә калмаган...
Шулай булгач, түбәнкамалыларның бишенче урыны – мондый шартларда әле ярыйсы гына нәтиҗә. Ә моңа иң зур өлешне танылып килүче яшь спортчыбыз Рафаэль Кәлимуллин кертте. Ул үз авырлык үлчәвендә (75 кг) финалга кадәр барып җитте һәм иң соңгы көндәшенә – Чаллы көрәшчесенә генә оттырып, икенче призлы урынны алды (узган елгы Җәлил турнирында Рафаэль өченче призер булган иде). Кызганыч, егетләребезнең калганнары призлы урыннарга ук чыга алмады, гәрчә кайберләре моңа шактый якын килсә дә. Командабызның җыйган очколары бераз гына күбрәк булса, призлы өчлеккә керү өмете дә юк түгел иде.
Ә булган бит заманалар... Түбән Кама командасы Җәлил турнирында биш ел рәттән (1972-1976) беренчелекне яулаган. Әле алай гынамы, 1976 елда шушы көнгә кадәр беркем дә кабатлый алмаган рекорд куйганнар: командабызның биш көрәшчесе дә (ул әле ярышлар биш авырлык үлчәвендә уздырылган еллар) үз улчәүләрендә беренче урыннарны алуга ирешкән. Алар – Нариман Әхмәтшин, Наил Зәйнуллин, Михаил Минеев, Фазыл Әхмәтҗанов һәм Данил Галиев. Ул чорда көрәшчеләр ягы булып танылган Түбән Каманың элекке даны тарихта гына калырмы?..

Виктор Шадрин

Фото: шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев