Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кызыклы бәйгеләрдә катнаштылар

Кама Аланы бистәсе янындагы урманда Түбән Кама муниципаль районының 13 нче туристлар слеты узды. Быел ул «Квест һәм урман» дип аталды.

Турслетта 6 җыелма команда катнашты: Түбән Кама «Нефтехим», «Татнефть» КAMA TYRES, «ТГК-16» - НкТЭЦ, «ТАНЕКО», «Бегишево» һәм «Алан» аэропортлары. Ике көн дәвамында туристлар төрле ярышларда көч сынаштылар һәм кызыклы бәйгеләрдә катнаштылар. 
Бигрәк тә төнге квест һәм лазертаг уеннары маҗаралы узды. Һәр команда социаль юнәлештәге проектларны яклады, туристик җырлар фестивалендә иҗади осталыкларын күрсәтте. Жюри карары буенча «ТАНЕКО» командасы слетның төп җиңүчесе булды. Икенче урынга «Татнефть» КAMA TYRES, өченче урынга «ТГК-16»- НкТЭЦ командалары чыкты.
Фәрит ВАГЫЙЗОВ.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X