Туган як

"Кышкы Сабантуй"да сынатмадылар

«Шинник» спорт комплексының көрәш бүлегендә шөгыльләнүче малайлар кышкы каникул көннәрендә дә көрәшүдән туктап тормады. Яңа ел алдыннан алар өчен үзебездә Кыш бабай бүләкләренә турнир оештырылган иде, ә 8 гыйнварда Алабуга шәһәренә барып кайттылар.

Алабугада 2005-2012 елгы яшь көрәшчеләр өчен «Кышкы Сабантуй-2022» дип исемләнгән ачык ярыш үткәрелде, анда республикабызның уннан артык районыннан җыелган иделәр. Безнең «Шинник» ныкылар бу юлы да сынатмады, берьюлы алтысы уңышка иреште. Үз авырлык үлчәүләрендә Руслан Елисеев (31 кг) һәм Булат Гәрәев (65 кг) җиңү яуладылар, Ленар Гаязов (32 кг) һәм Антон Рассказов (65 килограммнан артык) – икенче, Артур Шадрин (25 кг) һәм Илсаф Таһиров (32 кг) – өченче урыннарны алдылар. Яшь көрәшчеәребезнең бу уңышлары – аларның тренеры Илнар Гәрәевнең дә хезмәт җимеше.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: