Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кырымнан да килделәр

Узган шимбә көнне "Шинник" спорт комплексында татарча көрәш буенча Данил Галиев истәлегенә багышланган егерме беренче ачык республика турниры үткәрелде. Милли көрәштә яулаган зур җиңүеләренең саны буенча республикада әле бүгенгәчә беркем дә куып җитә алмаган атаклы пәһлеван, Татарстанның атказанган спорт остасы Данил Галиев (1948-1993) истәлегенә багышлап үткәрелә торган бәйгенең дәрәҗәсе елдан-ел...

Узган шимбә көнне "Шинник" спорт комплексында татарча көрәш буенча Данил Галиев истәлегенә багышланган егерме беренче ачык республика турниры үткәрелде.
Милли көрәштә яулаган зур җиңүеләренең саны буенча республикада әле бүгенгәчә беркем дә куып җитә алмаган атаклы пәһлеван, Татарстанның атказанган спорт остасы Данил Галиев (1948-1993) истәлегенә багышлап үткәрелә торган бәйгенең дәрәҗәсе елдан-ел үсә, катнашучылар саны да арта. Бу юлы - 39 команда, шул исәптән, беренче мәртәбә, Кырым татарлары да килгән иде.
Турнирны ачу тантанасында "Татнефть-Нефтехим" идарәче компаниясе директоры Әнвәр Вахитов, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Татьяна Куприянова, Татарстан милли көрәш федерациясенең башкаручы директоры Рәвил Хәйруллин, Кырым Республикасының милли көрәш федерациясе вәкиле, тренер Әнвәр Муртазаев чыгыш ясап, көрәшчеләргә уңышлар теләделәр. Чакырылган дәрәҗәле кунакларның икесе - Татарстан дәүләт советы президиумы әгъзасы Разил Вәлиев һәм республика үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, үзләре килә алмасалар да, котлау телеграммалары җибәргәннәр.
Бил алышу берьюлы өч келәмдә, Олимпия системасы буенча (ягъни, беренче җиңелүдән соң ук төшереп калдырылып) барды, чөнки 300гә якын көрәшче көч сынашкан бәйге шунсыз бер көндә бетә алмаган булыр иде. Шактый киеренке барган көндәшлек нәтиҗәсендә, тугыз авырлык үлчәвендә икесендә Түбән Кама спортчылары җинү яулады.
60 килограммга кадәрге авырлык үлчәвендә бил алышучылар арасында безнекеләр икәү иде. Монда шунысын аңлатып китәргә кирәк: нинди дә булса үлчәүдә көрәшүчең булмаса, аның урынына башка бер үлчәүгә ике кешене кертергә ярый, турнир кагыйдәләре моны рөхсәт итә. Түбән Кама командасы тренерлары Илнар Гәрәев һәм Расиф Гыйльманов, шул кагыйдәгә таянып, 60 килограммга кадәргеләр төркеменә Эльвир Әхәтовны һәм Шамил Локмановны - керткәннәр (65кә кадәрге үлчәүдә безнекеләр юк иде). Болай эшләп, тренерларыбыз ялгышмаган булып чыкты, чөнки әлегә ике егет, үзләренең барлык көндәшләрен җиңеп, ахыр чиктә финалда очраштылар. Нәтиҗәдә, Шамил Локманов җиңүче, ә Эльвир Әхәтов икенче призер булды.
85 килограммга кадәрге авырлык үлчәвендә беренче урынны яулаган Радик Сәләхов өчен монысы аеруча шатлыклы вакыйга. Чөнки әле спорт остасы исемен алу өчен кандидат кына булган Түбән Кама нефть химиясе колледжы укучысы Радикка оттырган көндәшләре арасында республиканың танылган көрәшчеләре - атказанган спорт остасы Ринат Хәйретдинов (Балтач) һәм Казан Универсиадасы чемпионы, халыкара класслы спорт остазы Илдар Гыйниятуллин (Теләче) кебекләр дә бар иде. Шулай, яшьләр үкчәгә басып килә...
Безнең тагын өч спортчы призерлар исемлегендә, болары өченче урыннарны алдылар: Рөстәм Хөснетдинов - 75 килограммга кадәрге үлчәүдә, Марат Мөхәммәтҗанов - 100 килограммнан авырраклар арасында һәм Яков Тазов - яше илледән узган көрәш ветераннары ярысында (алары авырлык үлчәүләренә бүлмичә, барысы бергә бил алышты).
Марат Мөхәммәтҗанов, дигәннән, аны бу турнирда узып китә алган пәһлеваннар - Нурлаттан Илдар Аббасов (хәзер Биектау өчен чыгыш ясый икән) һәм Ульяновск егете Сергей Павлик (анысы, әле тегендә, әле монда күчеп йөри торгач, бу юлы Азнакай командасында булып чыкты).
Түбән Каманың иң көчле көрәшчеләреннән берсе Ленар Ивановның тамашачылар арасында гына утыруын күргәч, бик күпләр гаҗәпләнгәндер. Елның-елында җинүчеләр исәбендә булган Ленардан, нигә бу юлы көрәшмәве турында сорагач, "әзерләнә алмадым", дип җавап бирде. Баксаң аның нәкъ шул көннәрдә икенче улы туган икән, бабасы хөрмәтенә, Юрий дип исем кушканнар... Котлыйбыз!
Инде турнир нәтиҗәләренә әйләнеп кайтсак, командалар арасында беренчелекне Түбән Кама үзенә кайтара алды (моннан алда рәттән өч ел әлмәтлеләр җиңгән иде, бу юлы алар йомшаграк чыгыш ясады). Икенче һәм өченче урыннарда - Чаллы һәм Теләче командалары.
Сезне, мөгаен, Кырым татарларының ничек көрәшкәнлеге дә кызыксындырадыр. Шәһәребезгә алар алты кешелек делегация булып килгәннәр иде: инде телгә алынган Әнвәр Муртазаев, Кырым татарлары корылтае делегаты Юныс Абибулаев, тренер Сейран Мустафаев, яшь көрәшчеләр Эдем Абдуллаев (60 кг), Иззет Кадыйров (70 кг) һәм Асан Асанов (90 кг). Кунаклар белән аралашу бик кызыклы булды ("Туган як"ның бүгенге санында алардан ишеткәннәрне дә укый аласыз). Ә көрәш келәмендәге көч сынашуга килгәндә, аларга әле безнекеләр белән тигез тартышу кыенрак. Әмма хәзер без илдәшләр булгач, аралашып, ярдәмләшеп яшәрбез, спорт та берләштерер. Татарстанлылар кебек оста көрәшергә дә өйрәнерләр - егетләре сәләтле.
Турнир, гадәттәгечә, зур оешканлык белән узды. Моның өчен Россия Федерациясенең атказанган физик культура хезмәткәре Рөстәм Ганиев җитәкчелегендәге "Шинник" спорт комплексы коллективына күп көч куяга туры килгәнлеге күренеп тора. Ярыш хөкемдарлары да үз вазифаларын тиешенчә башкардылар. Хөкемдарлар коллегиясе республиканың төрле шәһәрләре һәм районнары вәкиләреннән тупланып, анда түбәнкамалылар нибары өчәү иде: Габбас Әхмәдиев (баш хөкемдар), Гакыйф Борһанов һәм Рафаил Хәйруллин. Сүз үңаеннан, Рафаилгә шушы ук турнирда "Милли спорт көрәше буенча республика категорияле хөкемдар" таныклыгы тапшырылды.
Шулай итеп, Данил Галиев истәлегенә багышланган егерме беренче турнир да узып китте. Көрәшчеләр өчен чираттагы зур бәйгеләр, ә батырларның көч сынашуын карарга яратучы халык өчен мавыктыргыч тамашалар тагын ай ярымнан башланачак Сабантуйларда булыр. Көрәш мәйданнары тирәсендә яңадан әнә шул вакытларда җыелырбыз инде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев