Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Көрәштә зур үзгәрешләр була

Инде хәбәр ителгәнчә, 12 июньдә «Ильинка» комплексында Түбән Кама Сабантуе узачак. Аның иң зур, төп ярышы булган татарча көрәшне үткәрү тәртибе турындагы нигезләмә Сабантуйны оештыру комитеты рәисе Илнар Бәдретдинов тарафыннан инде расланды. Бу юлы аңа җитди үзгәрешләр кертелгән. Көрәшчеләр һәм тамаша-чылар алдан ук белеп торсыннар дип, ярыш ничек үткәреләчәген аңлатабыз.

Бәйгене әзерләү һәм уздыру шәһәребезнең көрәш мәктәбе булып танылган «Шинник» спорт комплексына йөкләнә. Баш хөкемдар – Татарстанның атказанган спорт остасы Габбас Әхмәдиев (сүз уңаеннан, Түбән Кама Сабантуенда бу вазифага беренче мәртәбә билгеләнүе), баш секретарь – «Шинник»ның көрәш бүлеге өлкән тренеры Илнар Гәрәев.
Көрәшчеләрне үлчәү иртәнге сәгать 8дә башлана һәм 10да тәмамлана. Соңга калып килүчеләр, документлары булмаганнар кертелми (андыйлар ел саен табыла). Бәйге сәгать 11дә башлана.
Бил алышу, гадәттәгечә, өч төркемгә бүлеп оештырыла – яшьләр, көрәш ветераннары, төп бәйгедәге ир-егетләр. Яшьләр (18 яше тулмаган үсмерләр) өчен тугыз авырлык үлчәве билгеләнгән. Көрәш ветераннары (55 яшьтән олыраклар), авырлыкларына карап бүлмичә, барысы бергә көч сынаша. Ә инде 18 яшьтән узган ир-егетләр арасындагы төп көрәш алты үлчәүдә була: 60, 65, 75, 85, 100 килограммга кадәр һәм 100дән авыррак.
Ахырдан Сабантуйның баш батыры исеме өчен ярыш, ягъни абсолют беренчелек оештырыла. Анысында ир-егетләр арасындагы төп ярышта үз авырлык үлчәүләрендә беренче урынны алганнар гына катнаша ала.
Инде бәйге нигезләмәсендәге зур үзгәрешләр турында. Быел төрле авырлык үлчәүләрендә генә түгел, баш батыр исеме өчен абсолют беренчелектә дә, түбәнкамалылар белән беррәттән, башка шәһәрләрдән һәм районнардан килүчеләр дә көрәшә алачак. Түбән Кама Сабантуйлары тарихында, абсолют беренчелеккә читләрне дә кертүнең бу әле икенче очрагы гына (беренчесе 2008 елда булган иде). Быел Чаллы шәһәреннән (аларда Сабантуй безнекеннән бер атнага соңрак була) һәм башка яклардан да көрәшчеләр килер дип көтелә.
Мондый яңалыкны кертүнең сәбәбе – көрәшне тамашачылар мавыгып карарлык дәрәҗәгә җиткерү. Яшерен-батырын түгел, соңгы елларда авырлык үлчәве һәм көч-куәте буенча Түбән Каманың бердәнбер пәһлеванына каршы торырлык көрәшчеләребез булмагач, автомобильнең кемгә бүләк ителәсе Сабантуй башланганчы ук билгеле була, шуңа күрә көрәшнең кызыгы да калмаган, тамашачылар саны да шактый кимегән иде.
Автомобиль дигәннән, бәйгенең икенче зур үзгәреше нәкъ менә шуңа бәйле дә инде. Сабантуйны оештыру комитеты карары белән, быел баш батырга машина бирелмәячәк. Бу – экономия максатыннан түгел: «Лада-Гранта» сатып алу өчен билгеләнгән акча барлык авырлык үлчәүләрендә җиңүчеләргә һәм призерларга – зурларга да, яшьләргә дә – биреләчәк сертификат бәяләрен арттыруга тотыла, димәк, кибеттән кыйммәтлерәк әйбер сайлап алу мөмкин булачак. Ә бу исә баш батырның гына түгел, башка көрәшчеләрнең дә кызыксынуын бермә-бер арттырырга тиеш. Иң зур бәяле сертификат һәм, әлбәттә инде, тәкә – Сабантуйның баш батырына.
Быел Түбән Кама Сабантуенда мәйдан күрке булган көрәшне оештырудагы үзенчәлекләр менә шулар. Соңгы еллардагы белән чагыштырганда, быел ярыш мавыгып карар дәрәҗәдә кызыклы булыр, дип өметләник. Кем белә, бәлки әле, киләчәктә баш батыр исемен киеренке, гадел көрәштә дәгъвалый алырлык үзебезнең яшь пәһлеваннар үсеп җитәр дә, бәйгенең элекке, күнегелгән тәртибенә кайтылыр. Анысын вакыт күрсәтер...

Фото: шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев