Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Көрәштә һәм бокста

Равил Булатов җитәк-челегендәге спорт мәк-тәбендә шөгыльләнүчеләр ирекле көрәш һәм бокс буенча зур ярышларда уңышка ирештеләр. Шәһәребезнең «Факел» спорт залында зурлар арасында ирекле көрәш буенча Идел буе федераль округы чемпионаты узды. Анда Татарстан җыелма командасы җиңү яулады,моңа иң зур өлешне Түбән Кама спортчылары кертте. Икенче һәм өченче урыннарда - Оренбург өлкәсе...

Равил Булатов җитәк-челегендәге спорт мәк-тәбендә шөгыльләнүчеләр ирекле көрәш һәм бокс буенча зур ярышларда уңышка ирештеләр.
Шәһәребезнең «Факел» спорт залында зурлар арасында ирекле көрәш буенча Идел буе федераль округы чемпионаты узды. Анда Татарстан җыелма командасы җиңү яулады,моңа иң зур өлешне Түбән Кама спортчылары кертте. Икенче һәм өченче урыннарда -
Оренбург өлкәсе һәм Пермь крае командалары.
Булатов мәктәбе көрәш-челәреннән Илдус Гыйниятуллин, Умахан Магомедов һәм Зөбәер Эселаев үз авырлык үлчәүләрендә беренче, Мансур Заманов -
икенче, Марат Нуретдинов һәм Алмаз Галиев өченче урыннарны алдылар. Аларның бу уңышы - тренерлары Илдар Булатов, Лилия Исламова һәм Айдар Хөҗҗәтуллинның да хезмәт җимеше.
***
Мамадыш шәһәрендә 1999 - 2003 елгы яшьләр арасында ирекле көрәш буенча бөтенроссия турниры үткәрелде. Анда Таҗикстан, Чечня, Дагестан, Оренбург, Ульяновск, Марий-Эл, Чувашия һәм Татарстан спортчылары көч сынашты. Булатов мәктәбендә шөгыльләнүчеләрдән Руслан Солтанов, Валентин Черепанов, Александр Петров, Антон Летников һәм Нурулла Шерматов - үз авырлык үлчәүләрендә икенче, Александр Павлов, Тимур Васильев һәм Разат Шәрәфетдинов өченче призер булдылар. Монда аларның тренерлары Айдар Хөҗҗәтуллин, Лилия Исламова һәм Альберт Архиповның да өлешләре зур.
***
Красный Ключ мәдәният йортында, «Промкомплект» компаниясендә нигез салган Вячеслав Роса истәлегенә багышлап, шул компания призларына бөтенроссия бокс турниры уздырылды. Ульяновск һәм Самара өлкәләреннән, Татарстан, Чувашия һәм Башкортстан республикаларыннан җыелган боксчылар көч сынашкан бу ярышта да иң күп призлы урыннарны Булатов мәктәбендә тәрбияләнүчеләр яулады. Үз авырлык үлчәүләрендә Алмаз Галиуллин, Шәүкәтбәк Абдуллаҗанов, Андрей Акулин, Роман Егоров, Игорь Бурнин һәм Олег Әбделмәнов җиңүче булдылар. Шөхрәт Абдуллаҗанов, Владислав Андрухив, Айбулат Саматов, Александр Матвеев һәм Артем Домолазов - икенче призерлар. Боксчыларыбызның бу уңышын тренерлары Роберт Виноградов, Радик Әгъләмов, Илдар Хәертдинов, Сергей Матвеев, Александр Акулин, Александр һәм Сергей Свиньяковлар да уртаклаша.
Рафаил ХӘЙРУЛЛИН.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X