Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Көрәштә дә, йөзүдә дә сынатмыйлар

Равил Булатов җитәкчелегендәге спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр яңа сезонны матур җиңүләр белән башлады. Ульяновск шәһәрендә 2000-2001 елгы яшьләр арасында ирекле көрәш буенча Идел буе федераль округы беренчелегенә ярыш узды. Анда Татарстан җыелма командасы беренче урынны алды һәм моңа иң зур өлешне Түбән Кама көрәшчеләре кертте. Үз авырлык үлчәүләрендә Валентин Черепанов (50...

Равил Булатов җитәкчелегендәге спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр яңа сезонны матур җиңүләр белән башлады.
Ульяновск шәһәрендә 2000-2001 елгы яшьләр арасында ирекле көрәш буенча Идел буе федераль округы беренчелегенә ярыш узды. Анда Татарстан җыелма командасы беренче урынны алды һәм моңа иң зур өлешне Түбән Кама көрәшчеләре кертте. Үз авырлык үлчәүләрендә Валентин Черепанов (50 кг), Заур Магомедов (69 кг) һәм Антон Летников (85 кг) - беренче, Александр Павлов (32 кг) - икенче һәм Артур Васютов (63 кг) - өченче урыннарда. Анда әле малайлар гына түгел, кызлар да ярышкан, алар арасында безнең Галина Архипова (57 кг) - өченче призер. Яшь көрәшчеләребезнең бу уңышларында тренерлары Лилия Исламова, Рәис Булатов, Инсаф Низамов һәм Евгений Атарскийның да өлешләре зур.
Ә йөзү спорты белән шөгыльләнүчеләр Казанга, Татарстан чемпионатына барып кайтты. Гөлинә Камалиеваның 200 метрлы дистанциядә брасс стиле белән йөзүдә икенче урынны алуы - тренеры Илдар Шәрәфетдинов өчен дә зур шатлык. Ә тренер Альбина Насыйбуллинаның өйрәнчеге Алина Ситдыйкова 200 метрлы арага комплекслы йөзүдә икенче призер булып, Россиянең спорт остасы исемен алу өчен кандидат нормативын үтәде.
Рафаил ХӘЙРУЛЛИН.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев