Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Көрәшчеләрнең яңа уңышы

«Шинник» спорт комплексының Данил Галиев исемендәге көрәш мәктәбендә шөгыльләнүче егетләр узган ял көннәрендә Казанга барып кайтты. Анда Татарстанның атказанган спорт остасы Данил Галиев истәлегенә багышлап, яшьләр арасында милли көрәш буенча республика беренчелегенә турнир үткәрелгән. Газета укучыларыбыз буталмасын өчен, монда иң элек шунысын ачыклап узарга кирәктер: атаклы пәһлеван Данил Галиев истәлегенә...

«Шинник» спорт комплексының Данил Галиев исемендәге көрәш мәктәбендә шөгыльләнүче егетләр узган ял көннәрендә Казанга барып кайтты. Анда Татарстанның атказанган спорт остасы Данил Галиев истәлегенә багышлап, яшьләр арасында милли көрәш буенча республика беренчелегенә турнир үткәрелгән.

Газета укучыларыбыз буталмасын өчен, монда иң элек шунысын ачыклап узарга кирәктер: атаклы пәһлеван Данил Галиев истәлегенә көрәш бәйгеләре республикада икәү. Аларның берсе зурлар арасында елның-елында шәһәребезнең «Шинник» спорт комплексында уза. Икенчесен яшьләр өчен беренче елларда Данилның туган ягында - Биектау районында үткәреп килделәр, ә узган елдан башлап, Яңа ел каникулы көннәрендә, Казанның «Ак барс» көрәш сараенда оештыралар.

Данил Галиев исемен йөртүче балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче яшь көрәшчеләребез бу юлы да сынатмады. Түбән Кама медицина колледжы укучысы, яшьләр арасында татар-башкорт милли спорт көрәше буенча Россия чемпионы Эльвир Әхәтов биредә дә 60 килограммга кадәрге авырлык үлчәвендә җиңү яулаган. «Шин» акционерлык җәмгыяте эшчесе Илназ Таһиров - үз үлчәвендә икенче, ә икътисад-хокук колледжы укучысы Булат Вафин өченче призер. Нәтиҗәдә, безнекеләр турнирда катнашкан 22 команда арасында, Казан һәм Чаллы спортчыларыннан гына калышып, призлы өченче урынны алган. Яшь көрәшчеләребезнең чираттагы бу уңышы - тренерлары Илнар Гәрәевнең дә хезмәт җимеше.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев