Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Көрәшчеләрнең яңа уңышы

Узган ял көннәрендә Марий Эл республикасы башкаласы Йошкар-Олада 15-16 яшьлек үсмерләр арасында татар-башкорт милли спорт көрәше буенча Россиянең рәсми беренчелеге үткәрелде. Татарстан җыелма командасына Түбән Каманың ике яшь көрәшчесен - Эрик Мәхмүтовны һәм Булат Динмөхәммәтовны керт-кән иделәр. Россиядәге республикалардан һәм өлкәләрдән 16 команда көч сынашкан бәйгедә Татарстан көрәшчеләре беренче урынны...

Узган ял көннәрендә Марий Эл республикасы башкаласы Йошкар-Олада 15-16 яшьлек үсмерләр арасында татар-башкорт милли спорт көрәше буенча Россиянең рәсми беренчелеге үткәрелде.
Татарстан җыелма командасына Түбән Каманың ике яшь көрәшчесен - Эрик Мәхмүтовны һәм Булат Динмөхәммәтовны керт-кән иделәр. Россиядәге республикалардан һәм өлкәләрдән 16 команда көч сынашкан бәйгедә Татарстан көрәшчеләре беренче урынны яулады. Республикабыз җыелма командасы җиңүенә безнекеләр дә лаеклы өлеш кертте: Эрик - 65 килограммга кадәрге авырлык үлчәвендә чемпион, ә Булат - 55 килограммга кадәргеләр арасында өченче призер.
Әйтүләренчә, Булатның да беренче урынны аласына өмет зур булган. Тик менә, эт оясында көчле, дигәндәй, келәм хуҗалары, кагыйдәне бозып, райондашыбызны үзеннән олырак, бу ярышта катнашырга тиеш булмаган 17-18 яшьлек егетләр белән көрәшергә мәҗбүр иткәннәр, ә ярыш хөкемдарлары моңа күз йомган... Әнә шундый гаделсез юл белән, Марий Эл командасы өченче призлы урынга чыккан (икенче урында - Башкортстан көрәшчеләре).
Эрик Мәхмүтов - шәһәребездәге 25нче мәктәпнең сигезенче «б» классында, ә Булат Динмөхәммәтов Каенлы авылы мәктәбендә тугызынчы класста укый. Икесе дә көрәш белән «Шинник» спорт комплексында, тренер Илнар Гәрәев җитәкчелегендә шөгыльләнәләр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X