Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Көрәшчеләребез – беренче урында!

«Шинник» спорт комплексында шөгыльләнүче егетләрдән тупланган Түбән Кама командасы узган ял көннәрендә, 2001-2002 елгы егетләр арасында, милли көрәш буенча федерация кубогы өчен Татарстан беренчелегенә Апаска барып, җиңү яулап кайтты.

Республика шәһәрләреннән һәм районнарыннан 32 команда катнашкан бу ярышта яшь көрәшчеләр тугыз авырлык үлчәвендә көч сынашты. «Шинник» спортчылары барлык биш әйләнештә үзләренең көндәшләрен җиңүгә ирештеләр. Ә көндәшләре көчле иде: Зәй (исәп безнең файдага 8:1), нигездә, чакырылган Казан көрәшчеләреннән җыелган Лаеш (8:1), Балтач (6:3), ярымфиналда – Саба (6:3) һәм финалда – Әлмәт (5:4).
Шулай итеп, Түбән Кама командасы (Алмаз Җиһангәрәев, Әлфис Шәйдуллин, Вячеслав Михайлов, Илдар Дәүләтгәрәев, Булат Шәйхуллов, Инсаф Сафиуллин, Альберт Закиров, Даниф Галиуллин һәм Илмир Хәсәншин) беренче урынны яулап, шәһәребезгә республиканың көрәш федерациясе кубогын алып кайтты. Егетләрнең бу зур уңышында тренерлары Илнар Гәрәев һәм «Шинник»ның көрәш бүлеге мөдире Расиф Гыйльмановның да лаеклы өлешләре бар.
«Шинник» спорт комплексының матбугат хезмәте.
Фотода: безнең команда бүләкләү тантанасыннан соң.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев