Туган як

Көрәшчеләр яңа сезонны башлады

«Шинник» спорт комплексының көрәш бүлегендә шөгыльләнүче яшьләр узган ял көннәрендә өч зур ярышка барып кайттылар.

Мамадыш районының Түбән Ушма авылында шул якның танылган көрәшчеләре Рафаэль Мөхәммәтшин һәм Фәрит Сибгатуллин истәлегенә багышланган республика турниры узды. Анда безнекеләрнең дүртесе уңышка иреште: үз авырлык үлчәүләрендә Айзат Гыйниятуллин – беренче, Әмир Хафизов һәм Булат Галимов икенче урыннарны алдылар, Эдуард Юнысов өченче призер булды. Командалар беренчелегендә «Шинник» вәкилләре турнирда катнашкан унбиш команда арасында өченче призлы урынга лаек булдылар.
Әлки районында бил-баулы көрәш буенча уздырылган республика турнирында да безнекеләр сынатмады. Түбән Кама педагогия колледжы студенты Әлфис Шәйдуллин һәм 27 нче мәктәп укучысы Булат Әмирханов үз авырлык үлчәүләрендә өченче урыннарны алдылар.
Ә Казанда 2002-2003 елгы яшьләр арасында ирекле көрәш буенча республика беренчелегенә ярыш үткәрелде. Анда егетләр генә түгел, кызлар да катнашты һәм алар арасында безнең Сабина Баһаветдиновага тиңнәр табылмады.
Әлеге яшь көрәшчеләребезнең уңышларында тренерлары Илнар Гәрәев һәм Олег Егоровның өлешләре зур.
«Шинник» спорт комплексының матбугат хезмәте.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: